Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта Алия сәйләннән беләзек үрү буенча мастер-класс уздырды (фото)

Үзләре гади дә, үзләре матур да бу чәчәкләр.

Җәй буе яшел болыннарга сибелгән ак кар бөртекләре кебек күзне иркәлиләр. Әлбәттә, сүзебез акчәчәкләр – ромашкалар турында.

Май аенда акчәчәкләр әле  үсмәсә дә,  11 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә әлеге чәчәкләрне күрергә була иде. Өстәвенә, алар гади акчәчәкләр түгел, ә сәйләннән эшләнгәннәр.

VII “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының “Зәркәнчелек“ (“Ювелирное дело”) компетенциясендә җиңү яулаган китап укучыбыз Нәбиева Алия сәйләннән беләзек үрү буенча “Беләзегем, йөзегем” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чарада сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле китап укучылар “Акчәчәк” беләзеген үрергә өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач Үзәк балалар китапханәсе сәйлән