Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта «Балтач моңнары» фестивале дәвам итә (фото)

Афәрин, булдырдыгыз!

Балтачта «Балтач моңнары» фестивале дәвам итә.

Кичә балтачлылар алдында Нөнәгәр авыл җирлеге үзешчәннәре имтихан тотты.

Тамашача иң элек күргәзмә белән танышты. Аш-су осталары әзерләгән ризыклар, искиткеч матур картиналар, үләннәрдән әзерләнгән чәйләр, җирлекнең уңган ханымы Гөлзифа Нәҗипова тукыган паласлар, хуш исле миллеләр, калайдан әзерләнгән чәчкәләр, махсус хәрби операциягә әзерләнгән коры ашлар... Райондашларыбыз кызыксынып күзәтте күргәзмәне. 

Тырыш, эш сөючән, сәләтле халык яши Нөнәгәр җирлегендә. Кул эшләренә генә түгел, җыр-моңга да бик оста алар. Сәхнәне ут итте үзешчәннәр. Үзгә бер җанлылык белән үтте бу кич.

Җәйге кичтә райондашларыбыз күңелләренә ял өстәп, матур җырларын, чыгышларын бүләк иткән җирлеккә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев