Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта библиокафе ачылган? (фото)

Әлеге күркәм чарада хезмәттәшебез да катнашты.

26 май көнне, «Библиотөн-2023” рәсәй акциясе кысаларында, Үзәк китапханәнең уку залында "Бергә укыйбыз" библиокафесы иң актив, иҗади  китап укучыларын җыйды.

Кафе менюсында шигъри сәйләннәр энҗе -мәрҗән булып күңел түрендәге хисләргә яз сулышы өрде, җырлы күчтәнәчләр моң дөньясында тирбәтте, күңелле уеннар дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, китапханәнең диварларына ямь бирде.

 

- Ел да узучы әлеге чара быел да күңелләрне хушландыра торган булды. Райондашларга бер булса да "Библиотөн" дигән әлеге үзенчәлекле чарада катнашырга тырышыгыз, диясе килә. Ә китапханәчеләргә эшләрендә уңышлар, тормышларында бәхет-шатлык, сәламәтлек телисе килә, - диде коллегабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: библиотөн