Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта «Киләчәккә юл — мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм» проекты кысаларында күчмә чаралар программасы узачак

6 апрельдә 14.00 сәгатьтә балалар сәнгать мәктәбендә концертлар һәм мастер-класслар узачак.

6 апрель көнне Балтач балалар сәнгать мәктәбендә «Киләчәккә юл — мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм» проекты кысаларында күчмә чаралар программасы узачак.

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Абдрахмановна Тарханова катнашуы көтелә.

Хәйрия концертында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, М.Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбе студентлары һәм укытучылары чыгыш ясаячак. Шулай ук Балтачыбызның мөмкинлекләре чикле талантлы балалары да бу көнне үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Казан кунаклары музыкаль дисциплиналар укытучылары өчен балаларны укыту методикасы буенча мастер-класслар, балалар һәм аларның ата-аналары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча тренинглар уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев