Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бар да җырчы, бар да... (+фоторепортаж)

Ә концертлары, чыннан да, искиткеч булды. Күп еллар элек авыл сәхнәсеннән төшмәгән үзешчән ветераннар белән бергә бик тә сәләтле яңа талантларны күрү авыл халкы өчен чын ачыш булды.

«Быел кыш өлкәннәребез шулкадәр актив булды, алар белән китапханәдә берсеннән-берсе күңелле чаралар үткәрдек, – ди Салавыч авылы китапханәчесе Гөлшат Зәкиева. – Табышмак, мәкаль кичәләре дә калмады, үзебезнең авылларда яшәп иҗат итүче шагыйрәләребезнең һәркайсының иҗаты белән дә танышып чыктык. Кайсы үзе килде, кайсы шигырьләрен җибәрде. Яңа китаплар турында да фикер алыштык, кичәләр дә үткәрдек. 17-20шәргә кадәр өлкәннәр килде. Әйдә, бергәләп концерт өйрәник әле дигәч, җирлеккә караган башка авыл өлкәннәрен дә читтә калдырмаска булдык. Шушы көннәрдә искиткеч программа белән авылдашлар каршында чыгыш та ясадылар».

Ә концертлары, чыннан да, искиткеч булды. Күп еллар элек авыл сәхнәсеннән төшмәгән үзешчән ветераннар белән бергә бик тә сәләтле яңа талантларны күрү авыл халкы өчен чын ачыш булды. 38 ел хезмәт стажы булган, җырчы сандугач, 5 кыз әнисе  Миләүшә Фатыйхова, 40 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән, берничә буын кызларны кул эшләренә өйрәткән, бик тә хөрмәтле укытучыларның берсе, нәфис сүз остасы  Нурания Хөсәенова, 42 ел механизатор булып эшләгән Нурислам Габдрахманов, утыз елдан артык авылдашларга игелекле хезмәт күрсәтүче шәфкать туташы Лилия Зыятдинова, 38 ел сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Гүзәлия Латыйпова, җыр-биюгә оста, шигырьләр язучы Фәния Гыйззәтуллина, 70 һөнәр иясе Рамазан Фәрзиев, 36 ел фермада эшләүче Гөлия Миннемуллина, 30 елдан артык Салавыч балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән Нурия Зыятдинова, 40 еллап халыкка мәдәният хезмәте күрсәткән, бик күп яшьләрдә сәхнәгә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән Фирая Җиһаншина... – бу көнне сәхнәдә авылның әнә шундый һәр яктан уңган-булган, хөрмәтле өлкәннәре иде. Аерым җырлаучылар, биючеләр дә, коллектив чыгышлар да, уен-көлке, шаян чыгышлар да булды. Билгеле инде, бу бәйрәм-тамашаны Җәмилә апа Сибәгатуллинадан башка күз алдына китереп булмый. Авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин да читтә калмады. Равилә Сабирова, Рәйханә Насыйбуллина, Гөлзаһирә Гайфетдинова, Галина Павлова, Разия Габбасова, Рәүфә Ганиевалар чыгышын да зал тутырып килгән тамашачылар бик җылы кабул итте. Әлеге бәйрәмнең сценариен төзегән һәм алып барган Гөлшат апа Гарипова исә һәр катнашучыга атап шигырь язган, аларны сәхнәгә әнә шундый бик хисле, үзенчәлекле шигъри юллар белән чакырды.

Бердәм тырышлыклары бушка китмәде. Күңелләр ял итәрлек матур чара булды ул.

Зөләйха ХАФИЗОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт