Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бар җырның да көйләрен белдек, ди Чулпан Габделганиева (+фото)

Балтач районының "Хыял" яшьләре үзәге нинди генә төрле чаралар үткәрми. Шушы чараларның берсе "Угадай мелодию" дип аталган кичәгә 11 нче октябрь көнне "Фикердәш"ләрне дә чакырдылар.

"Фикердәш" тә йөрүче егет-кызларыбыз иҗатка гашыйк кешеләр. Шуңа да "Угадай мелодию" уенында бик яратып катнаштык. Дурт командага бүленеп көч сынаштык, экранда нинди генә көй яңгыраса да, һәр команда дәррәү әйтергә ашкынды. Бар җырларның көйләрен белеп бетергәч тә, тиз генә таралмадык, Салавыч авылыннан килгән Руслан кулына гармун алып һәркемне биетте, җырлатты, үзе дә матур җырлар башкарды, аңа ияреп Балтачтан Рәзинә һәм Маша яраткан җырларын җырлап үттеләр.
Кыскасы "Хыял "яүзәге ул көнне моң белән тулды, без "Фикердәшләр" бер ял итеп күңел ачып, биредә эшләүче, шушы чараны оештырып безне кунак итеп чакырган хезмәткәрләргә рәхмәтебезне белдереп таралдык.
1 урын - "Кояш" командасы;
2 урын -"Салават күпере";
3 урын - "Батырлар";
4 урын - " Солнышко".

Һәр командага "Хыял "яшьләр үзәге истәлекле бүләкләр тапшырды.
Раил Садыйков фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев