Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бердәмлеккә бүген ни җитә?!

Һич бирешмәс, баш имәс тә кебек Күпне күргән чыдам халкыбыз

Тарих аша кеше аңлый булыр -

Илгә бәла-каза күп килгән.

Бердәм булып көрәшләргә купкач

Ахыр чиктә дошман җиңелгән.

 

Тарих төпкеленең шомлы кайтавазы

Хәтерләргә сеңеп калганча,

Тыныч тормышларның кадерен белеп

Яши идек әле һаман да.

 

Илнең иминлеген кайгыртуның

Бурычлары тагын калыкты.

Киеренкелек җанны тырнап торгач

Уй-гамьнәре үзгә халыкның.

 

Ватан өчен бердәм булыгыз дип

Гүя безне күкләр кисәтә.

Исән-саулык кадерен төшендереп

Рух ныклыгы белән түләтә.

 

Кайгыларга сәбәп калдырмыйча

Имин таңнар атсын һәр иртә.

Яу кырында балалары йөргән

Аналарга өмет-көч өстәп.

 

Яу кырында газизләре булган

Кимрәк борчылсын дип, ут йотып,
Җылы сүз һәм теләктәшлек белән

Чара табыйк йөрәк җылытып.

 

Аллаһыдан туып зур могҗиза

Ил-көннәргә килсен иминлек.

Гаделлекнең барыбер җиңәсенә

Ихлас ышаныйк без иң элек.

 

Һич бирешмәс, баш имәс тә кебек

Күпне күргән чыдам халкыбыз.

Киеренке һәм бик катлаулы чорда

Гамьсезлеккә юктыр хакыбыз.

 

Тарих сабакларын истә тотып,
Бердәм, көчле булып калыйк без.

Эчкерсез һәм ихлас догалардан

Җаныбызга дәва табыйк без.

 

Җанда өмет чаткылары исән,

Сизгер йөрәкне дә саклыйк без!

Фәридә Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев