Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕРГӘЛӘП КИЧ УТЫРДЫК??????

СМУ микрорайончыгында татар халкының борынгыдан килгән “Кич утыру” йоласының күренеше булды. Әлеге кичәдә мөлаем, ягымлы, гореф-гадәтләрне барлап, яшь буынга өйрәтеп калдырырга омтылучылар да, читтән карап торучылар да бар иде.

Халкыбызның борынгы йолалары, гореф-гадәтләрен саклап калу белән бергә районыбызда шундый талантлы олыларыбыз, яшьләребез булуына таң калып карадык. Чарабызның бизәге булып Җәмилә апабыз һәм баянчыбыз Илшат абый булды. «Тәңкэ салыш», «Капкалы», «Наза», «Гөлбану, Габдулла», «Чүпләм», «Ак калач», «Парлы» кебек милли уеннар, такмаклар, әйтемнәр, биюләр белән күңелле вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Чара бик матур тәэсирләр калдырды. Өлкән буен яшьлеккә, үсмер чактагы кичке уеннарда катнашкан мизгелләргә алып кайттыгыз, йорт мәшәкатьләрен бер якка куеп, бергәләшеп шундый матур кичә оештыргансыз дип билгеләп үттеләр. Кыскасы, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары яшәп килүенә ихластан сөенеп кайттык.

МБУ подростковый клуб "Факел"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният