Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Безнең әти Кытайда... юллар сала” (+фото)

"Гаиләфест" бәйрәмендә Бөрбаш авылыннан катнашкан Газизуллиннар гаиләсен фотога төшергәндә “Сезнең әти кая, килгәнен көтәбезме?!” дигәнгә, авылның мәдәният хезмәткәре алар исеменнән әнә шулай дип җавап бирде.

Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем, бактың исә, чыннан да шулай икән, гаилә башлыгы Кытай кадәр Кытайда юл төзелешендә икән! Гаиләфест бәйрәмендә әтиләре видео аша гаиләсенә, бәйрәм кунакларына, тамашачыларга, оештыручыларга кайнар сәламнәрен, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. “Бәйрәм дип, эшне ташлап кайтып булмады, гафу итәрсез инде”, диде. Менә бит, безнең уңган-булган, гаҗәеп күркәм гаилә башлыклары кайда гына эшләми! Хәләл җефете уллары һәм кызлары белән борчылырга урын калдырмады, һәрбер биремне җиренә җиткереп үтәп бардылар. Хәер, аларның җәмгыятьтә беренче генә күренүләре түгел, әни кешенең гаилә тормышыннан тыш, укытучы буларак та тырыш кеше икәнлеген, оста куллы, тегү-чигүгә, мәдәнияткә-сәнгатькә хирыслыгын яхшы беләбез.
Кытайдагы әтигә: “Тынычлап эшләгез дә, исән-сау, баеп, туган  якларга, кадерле, яраткан гаиләгезгә очып кайтыгыз”, диясе генә кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев