Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең укытучылар

Шода сигезьеллык мәктәбенең, Куныр урта мәктәбенең 100 еллык юбилейлары булып үтте. Мәктәп укытучылары “Гасыр кичкән мәктәбем” исемле очрашу кичәсе үткәрделәр.

Әле ноябрь аенда гына Шода сигезьеллык мәктәбенең, Куныр урта мәктәбенең 100 еллык юбилейлары булып үтте. Мәктәп укытучылары “Гасыр кичкән мәктәбем” исемле очрашу кичәсе үткәрделәр. Алар бу очрашу кичәсенә бар күңелләрен салып әзерләнделәр: мәктәпның гасыр эчендә үткән юлын, тарихын, анда укыткан, эшләгән кешеләрне барладылар, таптылар, очрашуга чакырдылар. Шушы тарих нигезендә мәктәпнең барлык стендларын өр яңадан эшләп чыктылар. Очрашу мәктәп белән танышудан башланды, аннан мәдәният йортында дәвам итте. Мондагы күргәзмә искитәрлек иде, шушының кадәр талантлы, алтын куллы кешеләр яши безнең авылда. Кичәнең программасы бик үзенчәлекле, тарих битләрен ача-ача, ветеран укытучыларыбызның истәлекләрен тыңлап, җыр, бию белән уралып барды. Бу очрашу шатлыклы күз яшьләре, куанычлы елмаюлар белән, һәркемнең күңеленә үтәрлек булды. Рәхмәт яусын безнең Куныр урта мәктәбе коллективына.

Яңа елны каршы алырга санаулы көннәр калганда укытучыларыбыз авыл халкын сөендереп, күңелләрен күреп, Разил Вәлиевның “И машина, машина, җитте минем башыма” дигән музыкаль комедиясен сәхнәләштерде. Күптән язылган әсәр булса да, әсәрнең эчтәлеге әле дә булса актуаль. Ул гаиләләрдәге мөнәсәбәтне, әдәп-әхлак мәсьәләләрен, туганлык мәсьәләләрен күтәрә. Ялкаулык, ялагайлану, байлыкка табыну, өлкәннәргә карата тупаслык күрсәтү кебек сыйфатларны фаш итә. Укытучылар боларның барысын тамашачыларга җиткерә алды, аларны көлдерделәр дә, уйландырдылар да. Мондагы артистларның- укытучыларның осталыгын күреп халык шаккатты. Булдыралар да инде безнең укытучыларыбыз: үзенең гаиләсе, нәселе өчен борчылучылар – бабай ролендә Нәҗипов Рамил, әби ролендә Гөлнара Зиннәтуллина, ата-улны, ана-кызны белми торган яшәү рәвешен тудыручылар: әни – Гөлнара Әшрәфҗанова, Рамил – Тәлгать Нигмәтҗанов, Гөлчәчәк – Гөлинә Ваккасова, Миләүшә – Гөлниса Мөсәгыйтова, Лимар ролендә 9 класс укучысы Ринат Сәгтдинов, радиохәбәрче Рәмзия Сәгыйтҗанова, кияү егетен Радик Фәйзрахмановлар башкарды. Киемнәр әзерләүдә Гүзәлия Василова, сәхнә бизәүдә дә укытучылар бик теләп катнаштылар. Мәктәп коллективы авторның әйтергә теләгән уй-фикерен тамашачыга ышандырырлык итеп ачып бирделәр. Артистларга "Афәрин" дип әйтеп, түземсезлек белән яңа чыгышларын көтеп калабыз. Гомумән, мәктәп коллективы авылыбызның тоткасы ул. Сезнең эшләү дәртегез сүрелмәсен, һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын,гаиләләрегезгә саулык-сәламәтлек, бәхет телибез, еллар тыныч-имин булсын.

Илзия Нәҗипова
Куныр авыл китапханәчесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр Куныр мәктәбе Шода авылы