Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең йөрәкләрдә син, Тукай! (фото)

Күренекле язучы һәм шагыйрьләр катнашында район мәдәният үзәгендә әдәби тематик кичә узды.

Бүген районыбыздаТукай көне үтә. Тукайга багышланган чаралар ел саен Балтачыбызда башлангыч ала.

Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәру өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар килде. Алар нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсенә барып кайттылар.

Сосна Пүчинкәсе авылында шагыйрьнең сөекле әнкәсе Бибимәмдүдә абыстай кабере янында аныӊ һәм шагыйрь рухына догалар укылды, кабергә чәчәк куелды, балаларга «әни» төшенчәсенеӊ һәрбер кеше өчен иӊ изге зат булуы турында вәгазь сөйләнде.

Рифат Җамал, Рифә Рахман, Газинур Морат, Гәүһәр Хәсәнова, Алмаз Хәмзин, Рабит Батулла, Галимҗан Гыйльманов, Гүзәл Әдһәм Сосна Пүчинкәсендә булганнан соң районыбыз мәктәпләрендә булып, укучылар белән очраштылар.

Соңрак күренекле язучы һәм шагыйрьләр катнашында район мәдәният үзәгендә әдәби тематик кичә узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев