Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген – 29 июнь көнне Дорга авылында “Авыл көне“ була

Районыбызның керәшен татарлары яшәүче Дорга авылы элек-электән һәр ел саен, нәкъ шушы көнне үзләренең традицион бәйрәмнәрен үткәрәләр.

Керәшен халкының яшәү рәвешен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган бу бәйрәм элек-электән табигать кочагында, ямьле җәй аенда оештырылган. Райондашлар аны көтеп ала, бер мәйданда бәйрәм итеп, төрле бәйге, уеннарында катнаша. "Авыл көне"нең иң мәртәбәле кунаклары республиканың "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле. Инде алар өченче ел рәттән үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне бизәп торалар.
Райондашлар, Дорга "Авыл көне"нә рәхим итегез! Бәйрәм сәгать 17.00дә башлана.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250