Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 112 еллыгы билгеләп үтелә

Татар җәмәгатьчелеге Казанның 1 Май мәйданында һәм Милли музейда уздырылачак чараларга чакырыла.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 15 февральдә, Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел була. Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

11.30 сәгатьтә Казанда шагыйрьнең 1 Май мәйданында куелган һәйкәленә чәчәкләр салу узачак.

12.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсен күрергә була. Быел аны ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм XII Халыкара төрек шигърияте фестивале лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт тәкъдим итә.

Көн дәвамында музейда «Батыр үлә, үлмәс ат алып…» күргәзмәсе эшләячәк.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Россия күләмендә М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган «Җәлил исемен мәңгеләштерү» презентациясе узачак. Музейга килүчеләр шагыйрьнең төрле елларда басылган шигырь китапларын да күрә алачак.

Бүген шулай ук Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырылган Муса Җәлил шигырьләрен иң матур уку бәйгесендә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылачак.

Искәртеп узабыз: бөек шагыйрьнең шигырьләрен уку конкурсы Интернетта башланган иде. Анда катнашучыларны #джалиль2018 #джалиль112 #мант хэштеглары буенча бәяләргә мөмкин иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил

erid: 2Vtzqv1AZW9