Бүген Мөһәммәт Мәһдиевныӊ туган көне
Үзе исән булса, аӊа 85 яшь булган булыр иде. 65 яшьтә безнеӊ арадан китеп барган халыкчан, тормышныӊ чынбарлыгын укучыга җиткерә алган татарныӊ бөек әдибен искә алыйк әле.
Баласы үлмәгән кем бар?
Халык әйтеме белән башланган бу әсәрне күпләр укып, үзләренә рухи азык та , тормышта таяныч, юаныч та алганнардыр
Соӊгы бит …
- Оланнар,- диде ул, тамагын кырып,- балалар! Мин бик озак яшәдем. Әйе, озак. Инде мин олы кеше буларак үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып бернәрсә әйтмәкче булам: дөньяның төрле вакыты була. Әйбәт чагы эләгә, менә бүгенге төсле күңелле була. Авыр вакыты була - теш кысып яшисең. Кеше үз гомерендә туларның икесен дә күрә, кичерә. Әмма ликин, шуның кайсы күбрәк эләгә дигәндә, минемчә, авыр вакыты күбрәк була. Әнә шунысында сынатмаска кирәк. Шунда ир була белергә кирәк. Әнә шул арны күтәрә белергә кирәк. Мин үзем шул арсың барысын да үттем. Арысландай ике малай үстердем - беттеләр. Нариманның әтисе гарип булып кайтып үлде. Сезнең кебек чибәр тагын бер егетем бар иде - сугышның соңгысына - япон сугышына барганда бетте. Алар гомере миңа калды. Әмма ликин безне бөтенләй бетерә алмады сугыш. Без яшәрбез әле. Без диюем - менә балаларым Нәриман белән Зөлфия. Әле мин Васфикамал килен белән бергә аларның балаларын җитәкләп йөрермен дип уйлыйм...
Шәяхмәт карт, рәвешен китереп, стакан белән суны күтәреп эчте дә мыекларын сыпыргалап ишегалдына чыкты. Өйдә аягүрә баскан килеш Нәриман җырлый иде. Ул Зөлфия ягыннан килгән егетләрнең берсенә кулын биргән, сузып-сузып җырлый:
Биек тауның башларыннан
Атлар атламас инде;
Сине миңа, мине сиңа
Ятлар мактамас инде.
Авыл тып-тын. Карт урамга чыкты. Көн инде яктырып килүгә карамастан, багана башындагы электр лампочкалары җемелдәп утыралар. Хәзер электр ерактан килә шул, кызганып тотмыйлар!
Дөнья тын.
Авыл башында клевер калгып ята. Ул басу зиратка барып терәлгән. Зиратта әле яктырмаган. Анда Хәкимулла ята. Анда Шәяхмәтнең хатыны Зәйнәб, туганнары Шәйхи карт, Фәхер-ниса яталар. Анда Нариманның бабасы Заһри ята. Анысы ничек түзеп ята диярсең. Яшь чагында мәҗлестә җырлап утыру өчен аннан да шәп кеше булмагандыр. Арыш басуы артыннан поезд тавышы ишетелде - Ташлытаудан иртәнге дачный киләдер... Анда Нургали ята. Ә Нәриман инде Зөлфияне бер дә кулыннан ычкындырмас. Шуңадыр инде, ул теге җырны кабат башлаган.
Атлар атламас инде лә, Атлар атламас инде...
1958-1968
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев