Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Әбиләр” ансамбле әниләр хөрмәтенә концерт гөрләтте

Әниләр көне уңаеннан Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренең "Әбиләр" ансамбле "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә хәйрия концерты белән килделәр.

Әлеге чарада гармунчы Геннадий Андреев, мөмкинлеге чикле булуга карамастан, татар, рус халык җырларын, көйләрен бик оста башкарды. Тамашачы өчен җырланган җырлар, шигырьләр, сәхнә тамашасы - өч телдә яңгырады. "Әбиләр" ансамбле башкарган моңлы җырлар барлык әниләргә зур бүләк булды. Соңыннан алар тамашачылар белән бергәләп татар биюен дә биеп алдылар.
Йомгаклау өлешендә тернәкләнүчеләр Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренә уңышлар теләп, рәхмәт йөзеннән теләк һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр, дип хәбәр итәләр «Наз» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250