Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөрбашым-горурлыгым

Әй, Бөрбашым, күпме балаларың Нигез корган синең куеныңда.


Әй, Бөрбашым, күпме балаларың
Нигез корган синең куеныңда.
Кочып тора сине урманнарың,
Игеннәрең шаулый кырыңда.

Җәй көнендә, иртән таң атканда,
Балык тота авыл малае.
Йокысыннан сыйпап уяткандай,
Азан әйтә мәчет агае.

Чагыштырам башка җирләр белән
Шөкер итәм тагын бер тапкыр.
Бала-чага шавы – авыл киләчәге,
Йөрер өчен юллары такыр.

Әй, Бөрбашым, белем нигезләрен
Синдә алды кыз һәм улларың.
Онытмыйлар иле өчен яуда
Башын салган батыр улларын.

Торган саен мин сокланып карыйм,
Яңарышлар исләр китмәле.
Авыл уртасында хан сарае кебек
Калкып чыкты белем мәктәбе.

Бернәрсәгә, авылым, мохтаҗлык юк
Мондый бәхет юк бик күпләрдә.
Әй, Бөрбашым, без бәхетле синдә,
Тик кояш балкысын күкләрдә.

 

Гөлфинур Корбангалиева
Бөрбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөрбашым