Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепья өлкәннәре Шодага сәяхәт кылган

Музейда Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын чагылдырган көндәлекләре, кулъязмалары, авыл халкының истәлекләре, ХХ гасыр башы татарларының көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде.

Шушы көннәрдә китапханәнең актив өлкән буын  укучылары белән Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музей-утарына сәяхәт кылдык.

Музей директоры экспонатлар белән тулы заллар буйлап бик кызыклы экскурсия үткәрде.

Музейда Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын чагылдырган көндәлекләре, кулъязмалары, авыл халкының истәлекләре, ХХ гасыр башы татарларының көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде. Ишегалдында ук мәчет урнашкан. Мәчеткә кереп намаз укып та чыгарга мөмкинлек булды.

Әлеге сәяхәтне оештыру өчен техника белән ярдәм иткән район җитәкчеләребезгә, Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рәниф Рифатовичка җылы хисләремне җиткерәм. Алга таба да бергә бердәм булып эшләргә насыйп булсын.

Залия Зыятдинова,

Чепья авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев