Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Чаллы ТВ» яңа логотибын тәкъдим итте

Телеканал стилен яңартты һәм барлык мәйданчыкларында интерфейсларны яңарту процессына күчте.

Дүшәмбе, 31 майда, тамашачылар яңартылган фирма стилендәге «Чаллы ТВ» телеканалын, яңа логотип белән, «Комплекссыз шәһәр» шигаре булган телеканал буларак күрәчәк.

Элекеге тамга рәсемнәрендәге кишер сары төс көрән, яшел һәм зәңгәр төсләргә алыштырылган. Логотиплары да шундый ук төсләрдә үзгәрешләр кичергән. Мондый комбинация телекомпания командасына һәм тавыш бирүдә катнашкан респондентларның күбесенең күңеленә хуш килгән.

"Безнең тышлыгыбыз гына түгел, яңалыкларны бирү дә да үзгәрәчәк. Чаллы - комплекссыз шәһәр, бу хакта без көн саен сөйләячәкбез. "Комплекссыз" гыйбарәсен еш ишетергә була. Ул сүз теләсә нинди экспериментларга һәм гамәлләргә әзер булган кешене характерлый, без дә тамашачылар белән аралашуны яңача - алар белән төрле темаларга сөйләшүне җиңел һәм ирекле төзергә ниятлибез", - дип билгеләп үтте ТВ буенча баш мөхәррир урынбасары Елена Камалова.

Баш мөхәррир Ренат Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, 2021 елда «Чаллы ТВ» командасы үз алдына яңа максатлар куйган. Алар арасында каналның бренды көчәтү, тамашачылар кызыксынуын арттыру, контентнка яңа кулланучыларны җәлеп итү, яңа конкурентлы өстенлекләргә ия булу, моннан тыш, тамашачылар санын арттыру да бар. Каналның үзгәрешләр нигезенә нәкъ менә шушы бурычлар салынган. Яңартылган бренд оперативлыкны, халыкчанлыкны һәм һәркем файдалана алуны символлаштыра.

Каналның нинди үзгәрешләр кичерүе турында сюжет бүген 19: 00 сәгатьтә яңалыклар чыгарылышында күрсәтәчәкләр.

Чыганак: Челны ТВ24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы тв