Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепьяда “Кышкы әкият” тыңлаганнар (фото)

"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә Яңа ел бәйрәме узган.

Яңа елда барыбыз да шатлыклы көннәр, күңелле мизгелләр, тыныч тормышлар көтәбез. 14 декабрьдә мөмкинлекләре чикле кешеләр Декадасы уңаеннан, "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә һәр елдагыча Яңа ел тамашасы уза. Чара «Кышкы әкият" дип исемләнгән программа буенча барды. Мөмкинлекләре чикле кешеләр әлеге чарада үзләре теккән маскалары белән чыгыш ясадылар, җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай һәм Кар кызы да үз урыннарын алып сәхнә түрен бизәп, барлык катнашучыларны Яңа ел белән котлап бүләкләр өләштеләр. Бәйрәм уеннар, бию, җыр белән үрелеп барды. Чарада катнашкан бер кеше дә бүләксез калмады. Гөрләп узган Яңа ел кичәсе күңелле дискотека белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250