Чишмә-елгалар белән танышып, файдалы үләннәр җыеп, җиләк, бөрлегәннәр ашаганнар. Кемнәр дисезме? (+фоторепортаж)
Чапшар авылы балалары өчен каникуллар һәрвакыт күңелле һәм файдалы үтә.
Клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева авыл клубында да, табигатьтә дә алар белән чараларны еш үткәрергә тырыша. 4 август көнне исә балалар “Мин- табигать баласы» дип исемләнгән чара кысаларында табигать кочагына экскурциягә барган.
- Авылның чишмәләре, “Яңа йорт”, “Көзе”, “Бәрәңге”, “Мулла”, “Ләч” елгалары белән танышып, файдалы үләннәр җыеп, җиләк, бөрлегәннәр ашап, урманның саф һаваларын сулап ял иттек. Табигатьтә “Утки и охотники”, “Көтүче” һ.б. уеннар уйнау балалар өчен аеруча кызык булды. Бүгенге көндә басуларда, игенчеләребезнең урак өстендә гөрләп эшләп ятканын күзәтү дә аларга бик ошады, - дип хәбәр итә Гүзәлия Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев