Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чулпан Габделганиева: “Ялкынлы ут биетте” (фото)

15 нче декабрь көнне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Балтач районы мәдәният үзәгендә искиткеч күңел ачу,балкып торган төрле ут астында биюле кичә узды.

Бәйрәм кичәсен район социаль яклау бүлеге һәм "Хыял" яшьләр үзәгенең хезмәткәрләре бик матур итеп оештырганнар иде.Бирегә җыелган кунакларны районның инвалидлар оешмасының рәисе Рамазан Фәрзиев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина котлап, изге теләкләрен җиткерде. Арабызда сәләтле, иҗат бәйгеләрендә дә катнашып уңышларга ирешкән үзе шигырьләр язып, җырлаган Рәзинә Төхфәтуллина һәм яшь җырчы Әнисә Фазылҗанованы "Наз" үзәге җитәкчесе Гөлнара Әүхәдиева котлап, истәлекле бүләкләр белән диплом тапшырды.Аннан соң бәйрәм кичәсе күңелле уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. Һәркем үзенчә күңел ачып, аралашып, бу кичәдән шат күңелле булып, шушы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен белдереп өйләргә таралдылар.

Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250