Чын Айсылу да, чын Сәрвәр, чын Диләфрүз дә ул. Кем ул? (+фото)
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының танылган артисты, якташыбыз, берничә фильмда үзенең искитмәле уены белән бик күпләрнең мәхәббәтен яулаган Гөлназ Якупова-Галимуллина турында без берничә тапкыр яздык инде (“Хезмәт”: 12 сентябрь, 2014 ел һәм 30 июнь, 2017 ел).
2009 елда театр училищесын тәмамлап, шушы театрга эшкә килгән кыз, тиз арада тамашачыларның иң яраткан актерына әйләнә, театр-сәнгать әһелләре дә аның уенына югары бәя бирә. Популярлык үзеннән-үзе генә килми, билгеле. Табигый сәләт, геннарга салынган тырышлык, үҗәтлек; йөзеннән, күзләреннән бөркелеп торган ихласлылык, самимилек аны сәхнәдә балкыта, тамашачы күңеленә юл сала... Алда әйтелгән язмаларда кабатланмаска тырышып, бүген без сезне уңган-булган да, сөйкемле дә Гөлназыбыз белән якыннанрак таныштыруны дәвам итәбез.
–Гөлназ, ни өчен яшь тамашачы театры? Артист кеше эш урынын үзе сайлыймы, әллә режиссерлар чакырамы?
–Бу театрның баш режиссеры Ренат Аюпов минем остазым. 2005 елда театр училищесына укырга кердем. 4 курста диплом эшләрен чыгарганда Ренат абый, миңа ышанып,төп рольләрнең берсен тапшырды.Һәм кулда кызыл диплом булуга, үз театрына эшкә алды.
–Һәр эштә түбәннән башлыйсың. Сезнең очракта бу эпизодик рольләр булырга тиеш иде кебек. Ә Сезнең беренче ролегез Галиябану... Шушы рольгә билгеләнгәч, ниләр кичергәнегез истәме? Беренче уеныгыздан канәгать калдыгызмы?
–Без театрга килгән чакта “Галиябану” спектакленә җиң сызганып тотынганнар иде инде. Ренат абый: “Син Галиябану буласың”, – дигәч, башта югалып калдым.Төп роль бит ул! Әле минем тәҗрибәм дә юк! Гади генә роль түгел, ә җырлы, легендар М.Фәйзинең “Галиябану”ы. Бу минем өчен бик зур бәхет тә, үз-үземне сынау да, баш режиссерның өметен аклый алырмынмы, дигән зур йөкләмә дә иде. Әле дә исемдә: премьера көне килеп җитте, “дер” калтырыйм, киенә дә, бизәнә дә алмыйм, елыйм да елыйм... Шул чак кызлар бар нәрсәне үз кулларына алдылар, күлмәк астыннан кия торган ыштанга кадәр кидерделәр, бизәндерделәр,чәчләремне үреп, чулпылар тактылар, үз алкаларын, беләзекләренә кадәр кидереп, бар көчләренә тынычландырып, канатландырып, үземә ышаныч өстәп: “Син чын Галиябану”, – дип, сәхнәгә озаттылар. Нәкъ менә шушы вакытта мин театрның бер гаилә, бер тулаем организм икәнен аңладым. Мең рәхмәт аларга! Премьера шаулап узды. Әлбәттә, мин үземнән канәгать түгел идем. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта зур иҗат юлына аяк басканымны аңлап та бетермәгәнмендер. Һәрбер спектакльне түземсезлек белән көтеп ала башладым һәм һәр спектакль саен ниндидер яңалык кертеп, ролемне үстерү өстендә эшләдем, коллегаларымнан киңәш сорап, хаталарымны төзәтергә тырыштым. Галиябану ролен мин әле бүген дә уйныйм, гәрчә инде бу спектакль чыкканга 10 ел үтсә дә. Еллар үткән саен бу спектакль миңа тагын да кадерлерәк, тагын да якынрак була бара.
–Сәхнә эшчәнлеген легендар Галиябану роле белән башлаган Гөлназ бүген рольләргә кытлык кичермиме? Галиябанудан соң икенче пландагы рольләрне уйнау кыен булмадымы?
–Беләсезме, бары уңай героиняларны уйнап,артист кеше тәҗрибә туплый алмый. “Бер пландагы артист” дигән сүз минем өчен иң куркыныч бәя. Мин үземне бик бәхетле артист дип саныйм, чөнки миңа төрледән-төрле рольләр уйнарга туры килде. Керпене дә, куянны да, малай рольләрем дә күп, икенче пландагы рольләр дә... Минем өчен иң мөһиме спектакль чыкканда кул кушырып утырмаска, эпизодта булса да, үземнең өлешемне кертү.
–Галиябану бик күп артисткаларның гомерлек хыялы. Аны уйнаган Гөлназның “их, менә шуны уйныйсы иде” дигән хыялдагы роле бармы икән?
–Хыялдагы рольгә килгәндә, төгәл әйтерлек ролем юк. Ләкин тискәре образны башкарып карыйсы килә. Шулай бервакыт Ренат абыйга бу турыда уенын-чынын кушып әйтеп караган идем, ул миңа “мыек астыннан” гына елмайды да: “Әй, Гөлназ, синең күзләрең бик мөлаем шул, күңелең йомшак булуы йөзеңдә чагыла, тискәре рольләр сиңа батмый”, – дип җавап бирде. Ләкин мин әле дә өмет итәм, көтәм...
–Мине менә шул роль танытты дип кайсы да булса ролегезне аерып күрсәтә аласызмы? Сез бит дистәгә якын фильмда төшкән артистка. Үзегезне күбрәк сәхнә кешесе дип саныйсызмы, әллә кино Сезнекеме? Кайсы якынрак, кайсында уйнау җиңелрәк, әгәр шулай дип әйтергә яраса...
–Театрда эшләү дәверендә, кинода да төшү бәхетенә ирештем. Бу минем тормышымда яңа бер борылыш, моңарчы таныш булмаган хисләр иде.Театр артистына киноиндустриядә үзеңне сынап карау бу, әлбәттә, чиксез бәхет! Безнең татар киносында төшү, татар киносына үз өлешеңне кертү минем өчен бик зур җаваплылык иде. Кинода беренче төп ролем “Корыч” фильмында Айсылу роле булды, режиссеры Илфат Камалиев. Ул миңа: “Минем язган сценарием бар, шуна кино төшерәсем килә, төп рольдә бары тик сине күрәм”, – дип әйтә килде. Ходай кушып, 2014 елның җәендә шул фильмда төшу бәхете елмайды! Шул ук елның көзендә тагын бер фильм кастингына чакыру килде. “Әй, миннән булмас, барыбер үтә алмам, кеше дә күп булачак, куркам”, – дип, бармаска булдым. Шул чакта әниемнең: “Кызым, барып кара, үзеңне сынап кара”, – дигән сүзләре исемдә. Бу мине татар иленә таныткан “Айсылу” фильмы иде (продюсер Алексей Барыкин, режиссерлар Рөстәм Рашитов, Солтан Сөнгатуллин). “Айсылу”ны төшереп бетергәндә “Ак чәчәкләр” фильмында төшергә чакырдылар (продюсер Миләушә Айтуганова, режиссерлар Алмаз Нургалиев, Алмаз Акберов). Мин шатлыгымнан җиденче күктә идем! Кино минем өчен бөтенләй башка дөнья иде. Моңарчы йөзләгән тамашачы каршында сәхнәдә уйнаган артист, кинога төшкәндә камера һәм партнер белән бергә-бер кала. Бу, әлбәттә, бик кызык һәм шул ук вакытта куркыныч та.Кинода төшу спектакльдагы рольләремә дә үзгәреш кертте. Иң мөһиме: тамашачыны алдарга ярамый, тамашачы белән ихлас булырга кирәк. Һәрбер кинода төшкән ролем минем өчен бик кадерле. Бүгенге көндә минем 5 кино эшем бар, Аллаһка шөкер!
–Күбрәк драматик рольләрдә уйныйсыз. Бу холкыгызданмы? Кайсы ролегез турында мин үзем дә шундый, менә бу роль белән без шулкадәр охшаш дип әйтә аласыз? Кайбер эш бик җиңел бирелә, кайберсе авыр. Сезнең дә шулкадәр күп көч түгеп, “сезнеке булмаган” рольне башкарганыгыз булдымы?
–Сәхнә тормышында һәм кинода байтак кына рольләр уйнасам да, “Менә бу образ нәкъ мин бит”, – дип әйтә торган образларым юк, киресенчә, “Их, нигә мин дә шундый түгел икән”, – дигән образларым бар... Бәлки ниндидер рухи яктан көчле хатын-кызлар образын тудыру миңа якындыр, ләкин шул ук вакытта мин кайвакыт икеләнеп, үз көчемә үзем ышанып бетмичә, уйланып калам. Мәсәлән, Айсылу образын алыйк, аның хәләте,эчке дөньясы минем белән тәңгәл килә, ләкин Айсылу үткән авырлыкларны Гөлназ җиңә алмас иде. Мин тудырган образларымнан үземә гыйбрәт, үрнәк алам, аларга сокланам, өйрәнәм. Миңа да тормышта шундый көчле булырга кирәк, дип уйланам.
–Балтачка еш кайтасызмы? Сыйныфташларыгыз, балачак дусларыгыз белән элемтәләр югалмадымы?
–Кызганычка каршы, Балтачыма бик еш кайта алмыйм. Көне-төне театрда дисәм дә була, аеруча соңгы берничә елда. Еш кына ялларсыз эшлибез, чөнки театрыбызның үсеш чоры, бер генә мизгелне дә югалтырга ярамый... Ә яллар булган вакытта беренче чиратта әти-әнием янына чабам...
–Гаиләгез белән якыннанрак таныштырыгыз әле. Тормыш иптәшегез дә актер икәнен беләбез, аның беләп парлап уйнарга туры килгәне бармы?
–Тормыш иптәшем, дөрестән дә, актер. Училищеда бергә укыдык, бер театрга эшкә кердек. Ләкин ул хәзер театрда эшләми, үзен башка эштә, мәҗлесләр алып баруда, киноиндустрияда сыный. Бергә уйнаган рольләребез күп, нигәдер бергә уйнау җиңел эшләрдән түгел иде, аеруча мәхәббәт сәхнәләре, гел ниндидер бер-береннән оялу хисе бар иде...
–Бик матур җырлыйсыз, биисез, бу сәләтләр кемнән күчкән?
–Ике яктан да әбиләрем җырларга яратканнар, әниемнең энесе Наил абый да бик матур җырлый. Дөресен генә әйткәндә, инде 10 ел җырлы героиня рольләре (Галиябану, Сәрвәр, Зәйтүнә, Зөһрә, Айсылу, Галия) уйнасам да, әле дә сәхнәгә чыгып җырларга куркам мин, калтырап төшәм... Безнең укытучы-вокалистыбыз Лилия Зәйнуллинага зур рәхмәт, ул миңа вокал ягыннан гына түгел, җырлы рольләр уйнаганда үз-үземә ышаныч уятуда да нык ярдәм итә.
–Тормышта нинди сез? Холкыгыз, карашыгыз. Хыялланырга яратасызмы? Әллә реаль карыйсызмы?
–Әлбәттә, хыялланырга яратам, ләкин тормышка реаль карыйм, болытларда очып йөрмим. Мин туры сүзле, ихлас, нечкә күңелле, ниндидер дәрәҗәдә усал да, нинди эшкә тотынсам да, төгәллекне яратам, җиренә җиткереп эшлим. Икейөзлеләрне, “мин-минле” кешеләрне сөймим, ә инде борыннарын югары чөйгән кешеләрне җаным-тәнем белән кабул итә алмыйм.Кем булуына карамастан, эшендә нинди дәрәҗә яулаганына карамастан, кеше кеше булып кала белергә тиеш! “Дөнья ул – куласа...” –дип юкка әйтмәгәннәр ләбаса! Бүген гайбәтен сөйләп кыерсыткан кешең, иртәгә синең бердәнбер коткаручың булырга мөмкин! Бер-беребез турында нахак, авыр сүзләр сөйләүдән бераз булса да курыксак иде... Кешегә эшләгән яхшылык та, начарлык та, һичшиксез, кире әйләнеп кайтачагын онытмасак иде... Һәм күпме таш атсалар да, бары тик аш белән кайтарып, таш атучыларны уйланырга мәҗбүр итсәк иде...
–Уйландыра торган, ихлас фикерләрегез өчен рәхмәт, Гөлназ! Сезне дә, тамашачыны да сөендерә, бәхетле итә торган рольләрегез күп булсын! Төрек тамашачысының да мәхәббәтен яуларга язсын (“Айсылу” фильмын шактый зур акчага төрекләр сатып алган дип яздылар)! Чын ихластан уңышлар Сезгә!
“Артист беркайчан да сәхнәгә буш чыкмый. Ул инде сәхнә артында ук роле белән бергә яши башлый. Аның өчен, иң беренче чиратта, куелачак спектакльгә, үз роленә тирән анализ ясарга кирәк. Герой турындагы бөтен мәгълүматны белергә, үзеңне аның урынына куеп карарга. Менә шулай итеп, образның бер өлеше сиңа “берегеп” кала. Гадәти тормышта нидер әйтеп, эшләп куйсам: “Галиябану кебек йөрмә монда”, – ди танышларым (Ландыш Гарифуллина оештырган әңгәмәдән. “Х”., 12 сентябрь).
“Корыч” фильмының баш режиссеры, ТРның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Татар Дәүләт Яшь тамашачы театрының режиссеры Илфат Камалиев белән аралашып алу бәхете елмайды.
–Татарча боевик язасы килү теләге белән бу әсәргә 2009 елда тотындым һәм аның асылында татар яшьләренең корычтай нык булулары тора. Ә райондашыгыз Гөлназның әлеге фильмда уйнавына килсәк, мин аны беренче тапкыр күрүгә үк менә бит ул Айсылу дип уйлап куйдым. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да, әлеге роль аша Гөлназ үзен күрсәтә белде һәм киләчәктә башка фильмнарда да үз урынын тапты. Гомумән, ул җитди дә һәм шул ук вакытта бик матур артистка да, – диде ул”. (Зәлия Фәйзрахманова. “Х”., 30 июнь, 2017 ел)
Фото социаль челтәрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев