Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Данир Сабиров белән күңелсез хәл килеп чыккан

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров белән күңелсез хәл килеп чыккан.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировны 27 май көнне узачак «ТМТВ» премиясен тапшыру тантанасына әзерлек  буенча чакырганнар.

Тик ул ДТРК бинасына кертмәгәч, кире борылып кайтып китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

— Иртәм бик үк хәерле түгел, дуслар. Иртәнге 2 сәгатем бушка үтте. Бүген безнең ГТРКда «ТМТВ» премиясе буенча очрашу булырга тиеш иде. Мин инде оештыручылар әйткәнчә паспортым, правамны алып, машинамны шлагбаумнан үткәрсеннәр өчен, вакытында килеп җиттем. Охрана танып алды. Исемлектә сезнең машина юк, диләр. «Ничек инде юк?» – дип аптырыйм. Оештыручыларга шалтыратам – алмыйлар. Алай да, бөтен булган горурлыгымны «бер җиремә» кыстырып, ишегалдында машинама урын табып, җәяү керергә булдым. Җәяү кергәндә паспортымны күрсәтәм – кертмиләр. Ярар, ГТРКга шалтыратам. «Гафу итегез, сезнең эфирыгыз бит иртәгә», – диләр. Мине бу хакта беркем дә кисәтмәде. Димәк, хөрмәтле оештыручылар, кирәгем шуның кадәр генә. Оештыручылар оешмаганлыктан килеп чыга оешмаучанлыклар. Нәтиҗәдә – «сарык» җаваплы чакырылган артист, — дигән Данир Сабиров.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев