Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Динә Җәләеваның иҗат җимешләре

"Туган якка" Туган якка күңел генә түгел, Тезелешеп кайта кошлар да.. Гүзәл синең табигатең, Җәйләрең дә, үзгә кышлар да. Кошлар кебек кайтыр идем Туган якка, җәй көнендә Җиләк пешкән аланнарга, Гел ашкынса йөрәгем. Истән чыкмый, күз алдымда Урманнарың, киң болыннар, Елгаларың, күлләрең - Сокланырлык, күз яме.. Җырчылармы, шагыйрьләрме, Синдә туган...

"Туган якка"

Туган якка күңел генә түгел,
Тезелешеп кайта кошлар да..
Гүзәл синең табигатең,
Җәйләрең дә, үзгә кышлар да.

Кошлар кебек кайтыр идем
Туган якка, җәй көнендә
Җиләк пешкән аланнарга,
Гел ашкынса йөрәгем.

Истән чыкмый, күз алдымда
Урманнарың, киң болыннар,
Елгаларың, күлләрең -
Сокланырлык, күз яме..

Җырчылармы, шагыйрьләрме,
Синдә туган һәр сәләт!
Туган ягым, синнән генә
Алам күңелемә ләззәт..

"Бәхетлеме син?"

"Бәхетлеме син?" дип сорасалар,
Бәхетсез дип әйтү мөмкин түгел.
Бәхет өчен туа һәрбер кеше,
Бәхет көтеп яши һәрбер күңел.

Бәхет - янда сине аңлар кеше булса,
Бәхет - туганнарың таянычы булса.
Бәхет - сынауларда сабыр булсаң,
Aвыр чакта яннарыңда дуслар калса..

Бәхет - кылсаң һәрчак изге гамәл,
Бәхет тели белегез сез, тели алган кадәр,
Күпсенмәгез башкаларның бәхетенә,
Тансык була сиңа килгән бәхет кенә!

Бәхет өчен күңелләргә бер нур кирәк,
Бәхет эзләп газаплана күпме йөрәк..
Җирдә яшәү - үзе бер зур бәхет булса,
Бәхет телим гомерлеккә сезгә, дуслар!

"Кайчан гына.."

Кайчан гына сине очратырмын,
Кайчан килер икән җиргә яз..
Кайчан гына серле елмаюың
Бирер икән йөрәгемә наз.

Күзләреңә генә карап түгел,
Күңелеңне килә күрәсем.
Насыйп ярым белән гомеремне
Бергә генә килә үтәсем.

Көтәр идем, көтәр ярым булса,
Тик ялгызым үтә көннәрем.
Яраталмыйм кемдер кебек
Байлык өчен түгеп яшьләрем.

Гадилеккә генә кызыгам,
Сөя белмим артык чибәрне.
Сөя белмим кемдер кебек
Алтын, көмеш кенә кигәнне.

Күпләр әйтер "җүләр" син дип,
Саф күңелле бәлки җүләрдер.
Гыйшык хәлен күргәннәр дә
Җүләрләнгән диеп көләдер.

"Тормыш"

Нинди генә авырлыклар килмәс,
Тик авырга алма шул чакта.
Елмаерга кирәк бөгелсәң дә,
Янсаң да син дөрләп учакта..

Исең китмәсен һичбернәрсәгә,
Көчле була бел төрле хәлләрдә.
Йөрәгеңә якын алма кемдер сүзен,
Аллаһ сүзе генә дөрес сүздер.

Һәр адымың саен егылсаң да,
Көчең җыеп һәрчак торып бас!
Көчлеләр дә көчсез кала беркөн,
Бер егылган бүтән егылмас.

Тормыш ямен күреп яши бел син,
Үзең өчен генә җирдә яшәмә.
Сокландырып яшәү кирәк,
"Үз эчеңә" бер дә бикләнмә!

"Аерылу газабы"

Аерылу газабын җырлардамы көйләргә,
Күңелдәге серләрне җилләргәме сөйләргә.
Күңелләрнең кылына хисләрең ник кагыла,
Аерылу сагышы күңелемә агыла.

Күңелемә тынгы бирми синсез яну-көюләр,
Кадерләмәсәң үзең, сүнә икән сөюләр..
Ачы газап утында кала алмыйм ялгызым,
Кабына да сүнә күктә якты янган йолдызым.

Аерылу газабы күңелләргә кермәсен,
Ачы җилләр урап узсын, кайгы-хәсрәт килмәсен.
Түзәр йөрәк сынауларга, сыналса да җилләрдә,
Җилкәннәр күк сыгылмам, көч табармын җиңәргә.

Кошлар кебек канат кагып китәрсеңме икән син,
Күңелемә газап салып китәрсеңме икән син.
Аккошлар күк талпынып ашкынамын иреккә,
Хыялларым илтерме синең арттан киңлеккә.

"Түземлек"

Кеше бәхетенә кеше керми,
Алданса да сүзгә карашып,
Кайгы белән бәхет чиратлаша,
Исә җилләр кайчак адашып.

Тоеладыр читтән караганга
Тормышыңның төссез көннәре
Ай нурлары тулган хыял сыман,
Үсмәсә дә күңел гөлләре.

Хыял диеп яшәп булса әгәр
Күңелеңне һәрчак күтәреп,
Көтәр идемме соң күрмәгәнне
Кемдер иңнәренә"терәлеп".

Кайчагында аптырыйм ла сезгә,
Килә кайчак "үксеп" көләсем,
Никләр икән кеше язмышына
Хәлен белми килеп керәсез..

Кеше бәхетенә күпсеним ник,
Үземнеке бары җитәрлек.
Түгеләсе кайнар яшьләрем
Җепкә үреп кире сүтәрлек.

Күрдегезме көчле кешеләрнең
Күзләрендә тирән уйларын..
Күрдегезме көчле кешеләрнең
Күңелендә сүнгән утларын.

Аңлыйсыздыр кеше кайгысын да
Тик үзегез күреп белсәгез.
Кирәк түгел кемнәрдәндер көлү,
Көлегез тик сынауларны үтеп,
Үзегез бик күпкә түзсәгез!

"Көтәсеңдер"

Көткән чакта килми бернәрсә,
Килә җәйләр бары көттереп.
Карлар ява үз вакыты белән,
Көтә күрмә нидер яшь түгеп.

Көтәсеңдер, аңлыйм, насыйп ярны,
Көтәсеңдер солдат кайтканын.
Көтәсеңдер бәхет килгәнен,
Хыялларың чыңга ашканын.

Тик көткәндә яумый яңгырлар,
Көтеп арган ашыканны аңлар..
Көтеп кенә килми шул көзләр,
Көтә нигә күңел җылы сүзләр?.

Көтәсеңдер бәлки син дә
Чынга ашмас татлы төшеңне.
Тик көткәнчегә кадәр
Үзгәртеп кара син үзеңне.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250