Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дүрт ай дәвамында дүрт минулык мультик төшерелгән (видео)

Россиянең кинематографлар союзы әгъзасы, кинорежиссер Павел Соколовский балтачлылар игътибарына дүрт минутлык "Птицы" дигән мультфильм тәкъдим итте.

5 декабрь көнне, "Кино елы"н йомгаклау максатында, Балтачта район кино оешмасы һәм "Татаркино" Татарстанның кинематографлар союзы белән берлектә күләмле чаралар узды. Әлеге чаралар кысаларында райондашларыбыз күчмә музей белән дә танышты, кино һәм мультфильм да карады. Әмма иң истә калганы - кинорежиссер Павел Соколовскийның дүрт ай буе төшергән мультфильмы булды.

- Дустым Миша мультфильм төшерү идеясен әйткәч, башта аптырап калдым, чөнки икебезнең беребез дә рәссам түгел. Ком белән эшләячәгебезне белгәч, бөтенләй югалып калдым. Кыш айлары, комны каян табасы? Тырышкач, анысын да таптык, рәссам итеп дус кызыбызны чакырдык. Дүрт ай буе иртәнге сәгать тугыздан 15.00гә кадәр бертуктаусыз эшләдек. Озак эшләп булмый, күзләр арый иде. Шушы дүрт ай буе төшергән хезмәтебез 4 минутлык мультфильм булып тамашачы хозурына тапшырылды, - диде Россиянең кинематографлар союзы әгъзасы Павел Соколовский.

Хөрмәтле сайт укучыларыбыз, әлеге мультфильмны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250