Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Елаттылар да, көлдерделәр дә, уйланырга да мәҗбүр иттеләр!» (фото)

Концерттан җыелган акчалар СВО егетләренә тапшырылды.

Кунырда 8 март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яз сулышы йөрәкләрдә» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. 

Концерттан җыелган акчалар СВО егетләренә тапшырылды.

Шулай ук армия хезмәтендә булган өч егетнең — Закиров Раушан, Мәгъсүмҗанов Рөстәм, Нәҗипов Илфатның әниләренә, хәрби операция дә катнашучы Закиров Динарның әнисе һәм тормыш иптәшенә чәчәкләр бүләк иттеләр.

«Авылыбызда чын артистлар яши икән дип карап утырдык. Оста итеп бииләр, күңелләргә үтеп керердәй итеп җырлыйлар, сәхнәләштергән күренешләрне әйтеп бетерә торган түгел. Елаттылар да, көлдерделәр дә, уйланырга да мәҗбүр иттеләр. Рәхмәт авыл үзешчәннәренә, концертны оештыручыларга», дип хәбәр итәләр Куныр авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Куныр