Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фидәил Зарипов җырчы һөнәрен актерлыкка алыштырганмы?

Фидәил Зариповның көр тавышын радиодулкыннар аша ишеткән тыңлаучылар, гадәттә, радиоалгычны көчлерәк ачып куя. Концертлары белән сагындырырга өлгергән җырчы, ике елга сузылган ял алгач, ниһаять, үз тамашаларын тәкъдим итмәкче. Иҗат кешесе дигәч тә, Фидәил төп һөнәре буенча укытучы.

"20 ел укытам, пенсиягә 5 кенә ел калды" - дип шаяртып, туган авылында - Балтач районы, Нөнәгәр мәктәбендә балаларга физик тәрбия бирә. Көрәшче холкы һәм максатчанлыгы белән сәхнәгә ургылып килеп кергән Фидәил Зарипов бер шөгылен дә калдырырга җыенмый, барысын да тиешле юнәлештә алып бара.
- Җырчы булырга кечкенәдән хыялландыңмы?
- Мин 20 яшьләрдә генә җырлый башладым. Аңарчы, әтигә кызыгып, баянда уйнарга өйрәндем. 10-11 сыйныфларда гитара да кызыксындыра башлады. Гитарада уйнагач, җырламыйча булмый бит инде, шуннан башлангандыр дип саныйм. Бераз вакыт узгач мин кире баянга әйләнеп кайттым. Балтач сәхнәсендә гел баян белән генә чыгыш ясый идем. Җырчы булам дип артык уйламадым да. Хәзер генә ким дигәндә вокал дәресләрен алу кирәк булган дип уйлап йөрим, чөнки авырлыклар туа, үземдә музыкаль белемнең җитмәвен тоям. Аранжировка ясый торган егет белән танышып китеп, төрле мәҗлесләрдә чыгыш ясый торгач, "Йолдызлар фабрикасы"на барып кердем, анда җиңдем. Шуннан продюссерлык үзәге белән контракт төзеп, зур сәхнәдә иҗат итә башладым.
- Татар эстрадасына «Юану» җыры белән килеп кердең. Җыр чыннан да сине таныттымы?
- Җырның сүзләрен Фирдәүсә Кәримова иҗат итте, Фирзәр абый Мортазин көен язып бирде. Бу җырны башкарганнан соң, тамашачы җырның мәгънәсенә игътибар бирә икән дигән уй күңелдә калды. "Юану" җыры бик эчтәлекле, хәтта Фирзәр абый үзе дә концертында башкару өчен кире сорап алды. Җыр, һичшиксез, мине танытты, ләкин "йолдыз чире" белән, гомумән, авырмыйм, үзем бик гади. Газинур Моратның әйткән сүзләре бар: "Кыйнадылар - еламадым, күтәрделәр - күккә очмадым". Шул сүзләргә таянып яшәргә тырышам.
- Җырларны үзең язасыңмы яисә башка авторлар белән эшлисеңме?
- Менә хәзер Фирдәүсә апаның Болгар җыенына багышланган тагын бер "Учак яктың" дигән җырын әзерләп йөрибез. Ул бик белеп яза, артык сүз дә юк, уйланылган, мәгънәле юллар гына анда. Бу җырны Фирдәүсә Кәримова күптәннән биргән иде инде, яңарак кына эшкәртергә калдырдым, тиздән әзер булыр дип уйлыйм. Күп авторлар җырларын җибәрәләр, ләкин барысын да эшкәртергә вакыт җитми, алга таба булдырып чыгарбыз әле.
- Концертлар сезоны башлангач, яңа җырларың чыга башлады. Тамашалар тәкъдим итәргә әзерләнәсеңме?
- Иң яраткан шөгылем - концерт кую. Ике ел буе тамашалар куйган юк иде, инде бу елны ныклап алындык, алып баручылар әзер, билетлар басыла. Якын-тирәләргә дә чыгып керәсе иде. Мәктәптә эшләгәч, бик озакка китеп булмый. Ижау ягын бик яратам, Киров өлкәсендә, Арча, Кукмара якларында концертлар кую теләге бар.
- Балтач ягыннан танылган алып баручылар, җырчылар чыккан. Син кайсылары белән хезмәттәшлек итәсең?
- Үз төркемемне Балтач ягыннан тупларга тырыштым, чөнки концертлар белән чыгып киткәндә кемнедер көтеп торасы килми. Биючеләребез Казаннан, шулай ук башкалага күченгән баянчы Айзат Шәйхелмардановтан башка булмый. Шулай ук концертыма Альфред абый Якшимбетовны чакырмый калдыра алмыйм, чөнки аның белән эшләргә бик яратам, җырлары күңелемә ята. Элек "Рәвешләр" юмор театры егетләре белән эшләсәк, быел алып баручы булып Ирек Фатыйховны алдым, шулай ук җырчы Инсаф Мәрданов, бэк-вокалда Диләрә Вахитова булачак.
- "Җәза" фильмында үзеңне актер сыйфатында да сынап карагансың. Нинди тәэсирләр калды?
- Фильмның режиссеры - дустым Фәнис Камал мине үзе чакырды. Башта "Тыңла йөрәгемне" җыры саундтрек буларак барырга тиеш иде, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында кермәде. Шуннан мине төп геройның яшьлеген уйнарга чакырдылар. Үземә бик ошады бу эш, Фәнис чакырса тагын катнашыр идем, ләкин дубльләр күп булу гына алҗыта.
- Укытучылык хезмәтен калдырып җырчы, актер буларак эшләү теләге булмадымы?
- Андый уйлар керде, бик күп кеше чакырды да, китсәм, бәлки, хәзер авылда да яшәмәс идем, ләкин туган нигез барыбер үзенә тартты. Китәсе калган икән дип тә уйлап куям. Бүгенге көндә мәктәп - төп эш, тотрыклылык тәэмин итә. Көн саен эшкә барырга кирәк миңа, концертлар бүген бар, иртәгә юк. Алга таба тагын 5 ел укытырга исәп.
- Сәхнәдә тору нинди хисләр тудыра?
- Үземнең җырымны халыкка илтеп җиткерә алу миңа бик тә сөенеч. Үземнең тыңлаучым булса, чыгып җырларлык җырларым булса мин бик канәгать. Концертларда бер генә җыр башкарырга яратмыйм, миңа үземнең блок белән чыгыш ясарга кирәк, шуңа да үз тамашаларымнан ямь табам. Популярлык дип тормыйм, сәхнәгә чыгып җырлау мине сөендерә.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВ
Чыганак: http:// http://matbugat.ru/news/?id=16690

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250