Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фидәил Зариповның концерты зур аншлаг белән үтте (фото)

6 ноябрь көнне Нөнәгәр авылы мәдәният йортында районыбызның танылган җырчысы Фидәил Зариповның концерты гөрләп узды.

Концертны халык күңелен җәлеп итеп, уйнатып көлдергән, Фидәилне балкытып сәхнәгә чыгарган, һәркемнең күңелендә соклану хисләре уяткан Ирек Фатыйхов алып барды. Инсаф Мәрданов,Айзат Шәйхелмәрдановның чыгышлары да үзе бер нурлы булды. Концерт башланганчы һәркем Фидәилнең иҗатына карата соклануын яшермәде, бер мизгел эчендә зал халык белән тулды. Җырчыга карата булган хөрмәт шуннан күренәдер. Хәер, җырчы Фидәил Зариповның иҗатының сере гади, тыйнак, ягымлы булуы, бары үтемле, матур, моңлы җырлар башкаруы белән үзенә тартып торуындадыр. Концерт беткәч тә халык тиз генә китмәде, бик озак көчле алкышларга күмде, сәхнә чәчәкләргә бизәлде. Мин үзем Фидәил Зариповны бик хөрмәт итәм. Ул үзе дә иҗат кешеләре белән гел кызыксынып яши. Минем "Әниемнең мамык шәле" дигән шигыремне бик ошатып, Карадуганда иҗат итүче композитор Фидәил абый Хәйруллинга көй яздырып, әлеге җырны халыкка бик матур итеп ирештерде. Фидәил Зариповның концерты әле дәвам итәчәк. Шуңа да иҗатташ дусларыма исәнлек-саулык, гел моң дәрьясында, иҗат өлкәсендә уңышларга ирешеп, бәхеткә уралып яшәргә язсын иде.
Чулпан Габделганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250