Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» республика конкурсы (фото)

Шушы тарихны алга таба да саклап калып, буыннан – буынга түкми – чәчми җиткерергә безнең бурыч

Татарстан һәм үз гаиләң тарихына кызыксындыруны үстерү кысаларында узучы, «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исеме астында нәсел шәҗәрәсе республика конкурсының муниципаль этабы узды.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — без тарихта эзлебез» нәсел шәҗәрәсе конкурсының муниципаль этабында 5 гаилә чыгыш ясады.

Бәйгенең район этабында, Урта Көшкәт авылыннан — Апаковлар 1 урын

Смәелдән — Әхмәдиевлар 2 урын,

Чепьядан — Плотниковлар гаиләсе 3 урын яуладылар.

Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!

Салавыч авылыннан Зәриповлар, Шубаннан Хәсбиуллиннар гаиләләре бәйгедә бик матур чыгыш ясап, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларга да киләчәктә зур иҗат уңышлары теләп кабыз.

Һәр гаиләнең буыннар тарихы үзенчә матур һәм үзенчәлекле! Шушы тарихны алга таба да саклап калып, буыннан – буынга түкми – чәчми җиткерергә безнең бурыч.
Апаковлар гаиләсенә бәйгенең зона этабында иҗат уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы