Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Гаиләфест” проекты тормышка ашты, кәгазьдә генә калмады... (+фото)

Кичәге искиткеч матур бәйрәмнең проект авторы - «Факел» яшьләр клубы педагогы, «АМО» район аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Ләйсән Әсхәтова.

Ләйсән 2020 елда коммерция өлкәсендә булмаган оешмалар арасында республикакүләм конкурста 100 мең сумлык грант отты.
- “ГАИЛӘФЕСТ" фестивале "Факел" яшүсмерләр клубы коллективының уртак идеясе. Беренче тапкыр бу проектны "Сила сила" конкурсына заявка итеп әзерләп, 2020елның апрель аенда яклап, Грант оттык. Ләкин пандемиягә бәйле дәүләттә финанс проблемалар булу сәбәпле, Грант акчасы бирелмәде. Икенче кабат бу проектны 2020 елның ноябрь аенда "Изгелек" фонды исеменнән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының некоммерческий организацияләр арасында яшьләр өчен социаль проектлар конкурсында яклап, фестивальне үткәрергә грант оттым. ЗАГС, мәдәният бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, Илһам Гайнетдинов, “Факел” яшүсмерләр коллективының фикерләре берләштерелеп, фестивальгә әзерлек башладык. Иң кыены - конкурста катнашырга гаиләләр җыю булды дип әйтә алам. Катнашучылар булырмы, диеп борчылдым. Гаилә фестивале бик уңышлы узды. Гаиләләр бик күркәм чыгышлары белән шатландырды.Конкурслар да күңелле үтте. Алда әйтеп киткәннәргә "Хыял" яшьләр үзәге, спорт мәктәбе дә кушылып, бергәләп, вазифаларын дөрес итеп бүлеп эшләгәнгә уңышлы килеп чыкты ул. Фестиваль үткәрүгә гранттан тыш спонсорлар Ленар Галиев (узор. ру), Илнар Нургалиев, Ранил Шәрифҗанов-зурзум, Альбина Фәсхеева - “Каенлык” кафесы, Ләйсән Гобәйдуллина (“Волшебные шарики”) ярдәм күрсәтте. Мин үзем Түбән Субаш авылыннан, һәм мин Илһам Фидәелевичның укучысы. Мәктәптә укыганда чаңгы спортында, җәяүле туризм буенча тренерым Илһам Фидәелевич ярдәме белән Россия, республика, район ярышларында уңышларга ирештек. Спортка мәхәббәт, лидерлык һәм яңалыкларга омтылу кебек сыйфатларны нәкъ менә Илһам Фидәелевич уятты дип әйтә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев