Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Галиябану” әсәре туган җирлеккә дан җырланды (+фоторепортаж)

18 ноябрь көнне районыбызда Мирхәйдәр Фәйзи тууына 125 ел тулу уңаеннан зур чаралар үтте.

Көннең беренче яртысында искә алу чарасы Шода авылындагы Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йортта узса, икенче өлеше район мәдәният үзәгендә гаять тә үзенчәлекле, эчкерсез, истәлекләргә бай "Елатыр һаман, җырлатыр һаман Галиябануның мәңгелек моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте.

Мәдәният үзәгендә килгән кунакларны һәм райондашларыбызны милли киемнәрдән киенгән иҗат коллективлары, район сәнгать мәктәбенең укытучылар коллективы һәм авыл китапханәләр челтәренең иҗади күргәзмәләре каршы алды. Биредә шулай ук үзәк китапханә үткәргән "Галиябанулар бармы дөньяда?" дип исемләнгән ачык трибунага кабул ителгән эшләр белән дә танышырга мөмкин иде.

Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 30 октябрендә элекке Оренбург губернасы Орск өязенең Күкшел авылында Зәйнәп һәм Мостафа Фәйзуллиннар гаиләсендә 11нче бала булып дөньяга килгән. Аның тормыш юлы кыска була - нибары 37 ел гомер итеп кала. Шуның 20 елы иҗатка багышлана. Ул әдәбият дөньясында үзен кабатланмас драматург, үткен телле шагыйрь буларак таныта. Аның "Асылъяр", "Ак калфак", "Кызыл йолдыз" әлбәттә инде "Галиябану" кебек пьесалары сәхнә күрке.

"Абыебызның дөнья күргән классик «Галиябану» («Сәгадәтбану») драмасы 1916 елда моннан 100 ел элек Балтачта, Шода авылында хәзерге музей-йортта иҗат ителгән", дигән сүзләрнең Мирхәйдәр Фәйзинең туганнары чыгышында яңгыравы әлеге чараның Балтачыбыз җирлегендә узуының төп мәгънәсен һәм нинди зур әһәһмиятка ия булуын дәлилләде. Бу безнең өчен зур горурлык!

Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы Сәетгәрәйнең оныкчыгы Диләрә Мөхәммәдьярова абыйсының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, аның мирасын барлап, аны халыкка таныту өстендә эшли. "Балтач җирлегендә драма коллективлары арасында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге конкурс-фестиваль уздырсагыз иде, бу - без туганнарының иң зур теләге, дип үзенең тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук Шода авылыннан Галиябану ролен уйнап, бәйгеләрдә катнашкан ветеран укытучы Фәймә Зәкиеваның шигъри бүләге һәм Фаяз Габделхаковның үзе уйнап, үзе җырлаган "Галиябану" җыры, чыгышы белән шушы авылдан булган татарның күренекле рәссамы Фиринат Халиковның музейга Мирхәйдәр Фәйзинең портретын бүләк итүе, музей директоры Фәрхәт Рәшитовның истәлекләр белән уртаклашуы, шушы көннәрдә Шодадагы Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей-йортның төзелүенә 25 ел булуны да билгеләп үтү әлеге тантаналы чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Районыбызның мөхтәрәм мәгариф ветераны Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов та әдип музее белән бәйле тарихи хатирәләрен уртаклашты.

Сәхнә түрен бер-бер артлы Казаннан кайткан мәртәбәле шәхесләр ала торды. Мәсәлән, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, Г.Камал театрыннан Татарстанның атказанган артисты Хәлим Җәләй, Милли музей хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина үз чыгышларында Мирхәйдәр Фәйзинең якты образын гәүдәләндерделәр. Аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән шәхесләрнең әдип турындагы истәлекләре, эчкерсез хатирәләре, әйтерсең лә, шул чорга алып кайтты... Г.Камал театры артистлары тамашачы хозурына "Галиябану" музыкаль драмасыннан өзек тәкъдим итте.
Әлеге кичәне оештырган һәм үткәрүдә хезмәте кергән барлык мәдәният хезмәткәрләренә, район балалар сәнгать мәктәбе укучыларына рәхмәт белдерәбез!
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250