Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гармун моңнарына скрипка да кушылды

Шеңшеңәр авылында узган концертны милли уен кораллары үзгә бер югарылыкта тотты

Казаннар белән бергә

Миллилеккә шулкадәрле төшенеп кереп барабыз, хәзер концертларыбыз да гармун моңнарыннан тыш башланса, нидер эшләнеп бетмәгән кебек тоела. Ә менә Шеңшеңәр мәдәният йортында күптән түгел генә узган концертта гармун моңнары башыннан ахырына кадәр яңгырады. Аларга скрипка тавышы да кушылды. Иң элек сәхнәбезгә әлеге җирлек гармунчылары – Хәлил Гарифҗанов, Мөдәрис Габдрахманов, Нурулла Дәүләтшин, Әлфрит Сәмигуллин, Илдус Насыйбуллин, Рафил Ибраһимов, Фидәел Хәйруллин чыкты. Моң артыннан моң иярде – залдагы ишектән Кукмара авылының Күкшел авылы гармунчылары килеп керде. Гаҗәеп, әйтеп бетергесез матур күренеш иде бу! И уйнап та күрсәттеләр, куллар-кулга иярми, күзләрдән-күзне алмый, елмаеп, җырлап, биеп-биетеп дигәндәй башладылар алар концертны. Концерт номерларга гаҗәеп бай иде, вакыт агымы белән фестивальгә әверелә язды. Бар да сыйган иде анда – биюе дә, җыры да, скетч та, шигырь дә, автор башкаручысы да. Шул ук вакытта җирлекләреннән мобилизацияләнгән ир-егетләренең әти-әниләрен сәхнәдә дәшеп зурлау да, район мәдәният бүлеге җитәкчесе белән авыл җирлеге башлыгының чыгышлары да, бүләкләүләре дә... Райондаш җырчыларыбыз Рафил Җәләев та килгән, Ландыш Нигъмәтҗанова да биредә, Инсаф Бәдретдиновны да күрү насыйп булды. Үзешчәннәребез дә күп иде. Гомумән, игъланда Казан артистларыннан кемнәр килә дип язылган, барысы да Шеңшеңәр авылы сәхнәсендә иде, райондашыбыз Фидаил Зарипов кына күренмәде.

Айнур Моратовның виртуозларча баянда уйнавы һәрвакыттагыча таң калдыра. Айнур безнең районга ел да килә дисәк дә ялгыш булмас, «Дуслар җыелган җирдә» дигән традицион инвалидлар концерты соңгы елларда шушы җирлектә узды, һәм ул физик мөмкинлекләре чикле иптәшләргә һәрчак бушка концерт куйды. Айнур безнең якташыбыз, Кукмара егете, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында эшли. Баяннан кала хромкада, курайда, кечкенә тальянда, кечкенә гармунда һәм тынлы музыка коралы– кавалда (флейта) уйный. Бу юлы да ул үзе генә дә уйнады, Әлфис Галиуллин белән дә чыгыш ясады. Татарстан Республикасының Атказанган артисты, талантлы җырчы, оста баянчы Әлфис Галиуллин – Чистай егете. 4 яшеннән бирле баянда уйный. Иң беренче укытучысы – әтисе. Ул үзе дә хәзер укытучы, гаҗәеп талант иясе. Аларның чыгышын тыңлаган саен тыңлыйсы килә торган. Гармун моңнарына скрипка килеп кушыла. Болай да юк вакытларын бар итеп кайткан Динә Закирова ул, башкалабыз Казандагы Галиәскар Камал исемендәге Академия театрының скрипкачысы. Динә дә ел да безнең районга кайта, хәйрия концертларында катнаша.

Үзешчән гармунчыларыбыздан сәхнәдә Җәмилә апа Сибгатуллина да чыгыш ясады, ул инде беркайчан да дуслар җыелган җирдән калмый. Яңгул авылы гармунчылары Рузилә Габдрахманова, Наил Заһретдинов һәм Наил Нургалиев чыгышлары күңелләрне хушландырды. Сөбханаллаһ, Балтачыбызда күпме гармунчы бар, тик менә гармун тарткан яшь буынны да күрәсе иде сәхнәдә. Дөрес, Ильмир, Гүзәл кебек сәхнәләрне гөр итүчеләребез бии, ә менә гармунчы балалар бармы алар, юкмы, сәнгать мәктәбендә белем генә алалармы, арада сәхнә яулаучылары күренәме – аларның нәкъ менә халыкчан чараларда олы абый-апалары белән беррәттән уйнауларын үз күзләребез белән күрәсе иде.

Гомумән, тамашачы бик яхшы, көчле концерт карады ул көнне, шунлыктан кайтавазлар да куанырлык иде. Шеңшеңәр мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән, авыл сәхнәсе үзешчәннәребез белән генә түгел, кала артистлары белән дә баетылды. «Үз юлым» дип аталган әлеге концертка дәвамлылык телик, гел дә шулай уен коралларына бай булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният