Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм!

Бу кичә – «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе генә түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, халык традицияләрен яңартучы.

Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу кырында да халкыбыз аннан аерылмаган. Соңгы елларда гармун моңы, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун тавышын фольклор, мәдәни фестивальләрдә генә ишетергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләр бар әле. Чепья урта мәктәбендә узган яшь гармунчылар  фестиваленнән соң без шундый нәтиҗәгә килдек...

2021нче ел – президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, мәктәптә бик күп төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар уздыра башладык. Шундыйларның берсе, “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән яшь гармунчылар фестивале күңелләрдә якты хатирә булып озак сакланыр әле.

Укучылар арасында гармун тартучы малайлар барлыгын белә идек. Ә менә болай зурлап, мәктәп күләмендә зур чара итеп уздырырга тәүге тапкыр алындык. Иң беренче эш итеп, сыйныфларда төрле уен коралларында уйнаучыларны барлап чыктык. Бәйрәмгә Чепья авылы мәдәният йортыннан махсус кунаклар да чакырылды.

Бәйрәм яшь башкаручыларның чыгышы белән башланып китте. Алар бу көнне дулкынланып көтте, чөнки сәхнәгә беренче тапкыр  чыгулары. 4 сыйныф укучысы Сабиров Кәрим, 7 сыйныфтан Зубарев Яков тыңлаучыларга үзләренең иң яраткан әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Өлкәнрәк сыйныфларның тәҗрибәлерәк укучылары да дулкынланмыйча калмагандыр.

Удмурт, татар, мари көйләрен гармунда өздереп уйнаучы 9 сыйныф укучысы Григорьев Максим юкка гына: “Якыннан белгән кешеләрең каршында чыгыш ясау күпкә кыенрак икән,”- дип әйтмәгәндер. Юкса ул Балтач, хәтта Казан сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучыбыз. Улисьял авылыннан килеп укучы гармунчы егетләребез турында аерым әйтеп китәсе килә.

Абыйлы-энеле Кирилл (11 сыйныф) һәм Ярослав (6 сыйныф) Фёдоровлар, Руслан Максютов (8 сыйныф) дәртле мари көйләрен уйнаганда, түзмичә, сәхнәгә чыгып биючеләр дә булды. “Авылыбызда бүгенге көндә 19 гармунчы бар,” – дип шаккатырдылар алар безне. Гомумән, Улисьялда сәнгатьне яратучы кешеләр яши. Мәктәптә эшләп килүче мари фольклор ансамбле (җитәкчесе мари теле укытучысы Иванова А.А.) дә шуны раслый. Үзләре төрле уен коралларында да уйныйлар, җырлыйлар да, бииләр дә, гәрчә берсе дә махсус сәнгать мәктәбендә шөгыльләнми. Малайлардан гына торучы бу ансамбль әле шушы көннәрдә генә Казанда узган фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар һәм бүләкләү тантанасына чакыру алдылар. Алга таба да уңышлар телибез аларга.

"Уйнагыз, гармуннар!" дип аталса да, бу чарада баян, гитара, хәтта синтезаторда чыгыш ясаучыларны да тыңларга мөмкин булды. Сәләхетдинова Диләрәнең (6 сыйныф) синтезаторда уйнавы, Тарасов Артёмның ( 4 сыйныф) гитарада үзе уйнап җырлавы бәйрәмгә ямь өстәде.

Иң соңынан сәхнәгә махсус чакырылган кунаклар – Чепья мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Михайлова Евгения һәм үзешчән гармунчы Ишморатова Нурҗиһан апалар күтәрелде. Гармунда профессиональ дәрәҗәдә уйнаулары белән алар яшь башкаручыларга чын осталык дәресе күрсәттеләр.

“Уйный башлаганда без дә нәкъ сезнең кебек идек. Чын гармунчы булу өчен зур тормыш мәктәбе узарга, тырыш һәм максатчан  булырга кирәк. Бервакытта да кулыгыздан гармуныгызны төшермәгез,”- дип, алар яшь башкаручыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Бәйрәм узды һәм аны чын күңел бәйрәме дип атарга була. Укучылар үзләре белән бер парта артында утырып белем алучы яшьтәшләренең талантына сокланып, укытучылар укучылары өчен чиксез горурлык хисләре кичереп, ә килгән кунаклар безгә лаеклы алмаш үсә дип сөенеп таралыштык...

Бу кичә – «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе генә түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, халык традицияләрен яңартучы һәм саклап калучы, шуның белән бергә яшьләрне өлкән буын үрнәгендә тәрбияләүче, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе дә иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уйнагыз гармуннар