Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Голос» тамашасының яңа сезонында Александр Градский Динә Гарипованы сайламады

Хәзер Динә Градсковский театрында эшли.

Яшел Үзәндә туган, «Голос» тамашасының беренче сезоны җиңүчесе Динә Гарипова музыкаль шоуның юбилей сезонында катнашты. Артист чыгышын инстаграмда үз сәхифәсендә куйды.

«Мине караучыларга һәм минем өчен җан атучыларга рәхмәт. Мин бу сәхнәгә кабат чыгуым һәм якын остазларымны күрүемә шатмын. Юбилей сезонында катнашучыларның барысын да котлыйм һәм үзләрен яхшы яктан күрсәтүләрен телим. Бу конкурс сезгә яңа мөмкинлекләр бүләк итсен һәм талантыгызны тулысынча ачсын. Үзегезгә ышаныгыз!», — дип теләгән ул.

Шоуда Динә Гарипова «А напоследок я скажу» романсын җырлады. Ул башкаруы белән берьюлы Дима Билан, Леонид Агутин һәм Пелагея күңеленә үтеп керә алды, әмма Александр Градскийның кәнәфие шул килеш калды. Җырчының 2012 елда «Голос» шоуындагы остазы үз укучысына борылмады.

erid: 2Vtzqv1AZW9

«Мин сине танып бетермәдем. Иң кызыгы, теге юлы мин сиңа берүзем борылган идем!», — диде ул көлеп.

Хәзер Динә Градский театрында эшли.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Голос Динә Гарипова

erid: 2Vtzqv1AZW9