Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлзифа Нәҗипова:«Әтинең гармунын бизәп бирдем, милли бизәкле келәм суктым»

Чутай авылында гомер кичерүче, кул эшләре белән танылган Гөлзифа Нәҗипованың һәр хезмәтендә миллилек җәйрәп ята.

Гөлзифа апа Нәҗипова узган елның декабрендә келәмнәр суга башлады. Станокны кызы белән кияве Малмыж базарыннан алып кайтып биргәннәр.

Сибгат Хәким шигырендә көчле рухлы юллар бар бит әле, хәзер аңа дөнья базарында зур дәүләтләр бирә сәламен, дигән, мин әлеге шигъри юлларны Гөлзифа апаның хезмәтенә багышлыйсым килә. Ул бу келәмнәре белән шулкадәр танылды ки, журналистлар каләменнән төшми, телевизион тапшырулардан кайтып керми, кайсы гына социаль челтәрләрне ачма, келәмнәре белән ялт итә дә килеп чыга, мәртәбәле күргәзмәләрдән дә калдырмыйлар аны, җөмһүриятебезнең Мәдәният министрлыгы аның турында фильм да төшерттергән... Менә кем уйлаган әбисеннән калган гореф-гадәтне яңарткан гүзәл затны кулдан келәм сугу дан-шөһрәткә күмәр дип! Миллилекнең көче-куәте бу! Хәер, дан-шөһрәткә тырышлыгы, уңганлыгы белән болай да кинәнеп яшәгән Гөлзифа апа инде ул. «Кызыл юл» хуҗалыгында баш зоотехник булып эшләгәндә дә хезмәт уңышлары зурдан булды, гел макталып торды. Шуңа да дан казануларны тыныч кабул итә. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтен торгызып, киләчәк буынга җиткерүдә өлеше керүенә чиксез шат кына ул, тик менә ара-тирә сатылган келәмнәреннән кергән акча чимал-җепләр алуга гына китә шул. Шуңа ул берәр нинди проектта катнашып, грант отып, келәмнәрне дә тагын да үзенчәлеклерәк итеп эшләп булмас микән, ди. Әгәр андый проект булса, Гөлзифа апа һәм аның командасы өчен ул проектны әзерләп җибәрү берни дә тормый. Үзенең хезмәте белән проект эшләүчеләр өчен дә куана ул, эшләре гамәлгә ашсын, файдасын күрсеннәр, ди. Командасы дигәннән, уңган ханым ире Рәис, кызы Рәмзия, кияве Риназ белән яраткан шөгыльләренә чумган. Көн дә В Контакте битенә постлар куя, шундый күп комментарийлар язалар, һәрберсенә дә җавап бирергә тырыша. «Телефоным тузарга маташа әле, – ди эшлекле ханым. – Озакламый, тагын бераз паласлары сатыла калса, балалары аңа көчле телефон алып бирәчәкләр, менә күрерсез, татар конгрессларында катнаша-катнаша дөнья базарларына чыгар, аның хезмәтен өйрәнергә чит илләрдән килерләр, хәтта фәнни эш тә язарлар әле. Бу турыда Гөлзифа апага әйтеп, аны эшкә рухландырып торучы зыялылар күп. Менә әле бу көннәрдә журналист Нәсимә Садыйкка келәмнәр тукыган, танылган җырчы Резидә Шәрәфиевага да келәм тукыйсым бар, ди

Гөлзифа апа 2019 елның 1 июнендә «Кызыл юл» хуҗалыгында хезмәт куюдан туктый да, җәмәгатьчелеккә һөнәрчелеген багышлый.

– Аңарчы да тик тормадым инде мин, – ди Гөлзифа апа. –  Түбәтәйләр чиктем, акчага кытлык  кичергән туксанынчы елларда аларны Киров якларына алып чыгып саттык, катыргы түгәрәкләрдән вазалар ясадым, чәчәкләр үрдем, урындык киезләре дә бәйләдем.

– Декабрьдән башлап, 30лап палас суктым. Тукыманы башта керешмәсен өчен юам, аннан тигез итеп кисәргә кирәк, аннан станокны көйлисе, тукыманы җепләр арасына тиешенчә киертеп чыгасы һәм тарак шикелле җайланма белән тыгызлап куясы, ди Гөлзифа апа.

Читтән карап торганда бик кызык, күңелле, мавыктыргыч булып тоелса да, сабырлык, түземлек дигәнең бик кирәк монда. Тукып бетергәнче гел шул бер эшне кабатлап утыр әле син! Шуңа да Гөлзифа апа, станокка көйләнгән метр ярымлы келәм сугу җиңелрәк, заказга аннан озын келәмнәр сугу кыенрак, ди. Милли бизәкле келәм сугу да җиңел генә бирелмәгән. Башта интернеттан татар халкының милли бизәген тапкан, аны каты кәгазьгә төшереп станокка урнаштырган, аннан тукыган. Бик вак эш булган ул, яшел яфрагын, кызыл чәчәген тукыган саен станокның функциясен үзгәртергә кирәк бит, компьютер мие юк, үзе көйләми, кул белән көйлисе. Гөлзифа апа башкарып чыкмаслык эшмени инде ул, уңган ханым ялт итеп эшләп чыга бу келәмне, һәм менә хәзер сорап та берәүгә дә бирми, чөнки кадерле, өстәвенә бәйгеләрдә катнашып, күргәзмәләргә дә чакырылып тора.

Бу кадәрле вак эш белән хуҗабикә ничек өйдәгесен дә эшли икән, дисезме, туктап торган арада эшләп алам, – ди Гөлзифа апа.–Аннан бабаем минем ир-ат,  хатын- кыз эше дип тормый, хәзер эшләп куя, ди. Күренеп тора, станокның берәр җирен борасы булса, бабай, көчем җитми диюгә, Рәис абый һичнинди карусыз, зарланусыз йөгереп барып булыша. Аларның мәш килеп палас сугуларына сокланып туймаслык, билләһи.

Гөлзифа апа миллилеккә чын мәгънәсендә мөкиббән китеп маташа. Алар җәй буе җыеп, киптереп әзерләгән чәйләрендә дә миллилек бөркелеп тора, «Шүрәле» чәен генә алыйк, тышында ук өй эченнән күренеп торган мәчет сурәтләнгән, «Урман чәе»ндәге фото урманның үзенә барып төшерелгән.

– Гомерләр бер генә килә, – ди Гөлзифа апа. – Гомерне матур итеп үткәрергә кирәк. Бии-бии остара дигәндәй, мин дә остарып киләм менә, инде хәзер белеп эшләгәндәй тоела үземә. Мунча идәненә җәйгән паласларымны 8000нән артык кеше карады, ике айда 2 меңнән артык язылучым булды. Җеп сузу өчен 3-4 сәгать вакыт кирәк, җепне дөрес сузу мәслихәт. Җеп тә, тукыма да күзнең нурын ала торган эшләр, Ходаем сәламәтлектән аермасын, моны эшләү өчен сәламәтлек, тынычлык кирәк. Өйрәнергә киләсе килә дигән кешеләргә дә каршы түгелмен. Җанга рәхәт бирә торган эш бу, бармакларга да гимнастика, башка да начар уйлар килми. Эшнең нәтиҗәсе күренгәч, күңел сөенә.

Гөлзифа апаның келәм тукуын карарга балалар бакчасы балалары, мәктәп укучылары да килә, и кызыксынып күзәтәләр икән инде алар туган авылларында яшәүче уңган апаның эшләвен!

Гөлзифа апаның әтисен дә күрәсе килгән иде, гармунында да уйнамас микән дигән идек, «Наз»да ял итә булып чыкты ул, гармунын да үзе белән алган. Әтинең дә гармунын ука белән бизәп бирдем әле, ди Гөлзифа апа. «Наз»да Соснадагы оста гармунчының гармунын күреп кайткан да, аныкы шундый матур, бизәкле дигәч, мин дә бизәкләп бирдем, ди.

Бабай гармун уйнап торса, кызы келәм тукыса, нинди матур күренеш килеп чыгасы булган бит, ә! Әкияттәге кебек! Булыр әле, анысы да, иң мөһиме, кабаттан күрешүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миллилек