Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Гырон быдтон» бәйрәме турында беләсезме???

«Гырон быдтон» - удмуртларның иген уңышы сорап Илаһка дога кылу бәйрәме. Ул, исемнәре төрле булса да, удмуртларның барлык этник төркемнәрендә билгеле.

«Гырон быдтон» җәйнең иң матур вакытында болында уздырыла. Удмуртлар 1 июньдә Вось дигән илаһлары «Куалы» дип аталган гыйбадәтханәләреннән болын-кырларга чыгып оча һәм кире Питрауда (12 июньдә) гына кайта дип ышаналар. Шуңа күрә бу вакытта алар гыйбадәтханәләрдә түгел, ә табигать кочагында дога кылалар. Бәйрәм кунакларын ритуаль ботка, башка милли тәм-томнар белән сыйлыйлар. Мәйданда традицион милли ярышлар, спорт уеннары уза.
Республикада «Гырон быдтон»ны бәйрәм итү 1998 елда кире кайтарылды. Бәйрәмдә төрле йолалар, республиканың төрле районнарыннан, Удмурт Республикасыннан килгән төрле фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак.
Чыганак: vk.com/baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250