Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халык зур ул, моңлы ул...

Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле зонаара ачык фестиваль-конкурс үтте.

Бәйгедә 100дән артык конкурсант нәфис сүз, вокаль ансамбль, композитор әсәрләре, фольклор, татар халык җыры номинацияләре буенча көч сынашты. Аларның эшләрен мәртәбәле жюри әгъзалары: ТР Язучылар Берлеге әгъзасы, шагыйрә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның халык артисты, якташыбыз, Түбән Кенә авылы кызы Римма Ибраһимова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Михайлов, Кенәбаш авылы егете, җырчы Рафил Җәләлиев бәяләде.
- Әлеге мәдәни чара икенче елын үткәрелә. Узган ел кечерәк масштабта үтсә, быелгы бәйгенең географиясе киңәйде, бирегә районыбыз мәктәпләреннән генә түгел, күрше Арча, Кукмара, Саба, Биектау, Малмыж районнарыннан да гаризалар кабул иттек. Быелгы бәйге мәктәбебезнең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелүе белән дә истә калачак. Максатыбыз балаларның талантын ачу, укучыларның башкару сәләтләрен үстерү, татар милли музыкасы аша укучыларга мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, - ди Кенә мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Низамиева.
Татар балалары үз туган телен камил белмәгән чорда башка милләт балаларының татар телендә шигырь сөйләп, җыр сузуы таң калдыра. Әйтелешләре чиста булмаса да, омтылышлары сокландыра.

Фестиваль-конкурс талантларны гына барлап калмый, аларны зур сәхнәгә әзерләүдә дә мәйдан булып тора. Моңа бәйге барышында кат- кат инандык. Чөнки узган ел мәртәбәле жюри алдында имтихан тоткан конкурсантлар теләк-тәкъдимнәргә колак салган, чыгышлар камилләшкән, үз өсләрендә эшләү ачык чагыла. Бәйгедә исә беренче елын гына катнашучылар да сер бирмәде. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Һәрбер чыгыштан соң балаларга сертификат һәм китап бүләк ителде.

- Конкурс-бәйгеләр хәзер бик күп үткәрелә. Моның өчен мин шәхсән чиксез куанам. Республикага гына түгел, Россия күләмендә дә зур танылу алган Римма Ибраһимова, Шәмсия Җиһангирова кебек олуг шәхесләребез катнашында үткәрелгәннәре бигрәк тә нәтиҗәле, дип саныйм. Яңа гына сәхнәгә аяк баскан бала өчен күренекле кешеләрдән киңәшләр ишетү генә дә бик зур стимул дияр идем, - ди үзе дә җырга-моңга сәләтле, бүгенге көндә башкала сәхнәсен яулаган укучылар әзерләгән Куныр урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гөлнур Хәбибуллина.

Әлеге бәйгене оештыру эшләре белән янып йөргән Римма Наилевна чара барышында жюри әгъзаларына зур мөрәҗәгать белән чыкты.

- Бәйге барышында гына балага кимчелекле якларны күрсәтеп, дөрес итеп җырларга, шигырь сөйләргә өйрәтүе авыр. Бәлки эшне балаларны әзерләүче укытучылардан башларгадыр. Районыбызга кайтып, алар өчен семинарлар үткәрергә кирәктер, бәлки, - диде.
Шәмсия һәм Римма ханымнар әлеге тәкдимне бик теләп кабул иттеләр.

Бәйге кичен гала-концерт белән тәмамланды. Фестивальнең төп иганәчесе булган "Таттелеком" җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Зәкуан, генераль директор урынбасары, якташыбыз Рафил Хисамиев татар халык җыры номинациясендә чыгыш ясап, бәйгенең Гран-при иясе булган гимназия укучысы Зәлия Әубәкировага 19 меңлек телефон бүләк итте. Башка еллардан аермалы буларак, бәйгедә тагын бер Гран-при иясе - Арча районы Шушмабаш мәктәбе укучысы Тукайның "Су анасы"н сөйләп таң калдырган Таһир Кәримовка Татар Конгрессы тарафыннан әзерләнгән планшет тапшырылды.

Фестиваль-конкурсның тагын бер сезонны артта калды. Тарих битләренә ул шатлык хисләре, җиңелү ачылары һәм киләсе сезонга зур максатлар билгеләү белән язылды. Тиздән, бик тиздән бәйге үз нәтиҗәләре белән сөендерер. Олы сәхнәләрдә Римма ханым кебек моңлы җыр сузган яисә Шәмсия Җиһангирова кебек күңелләргә үтеп керерлек шигырь сөйләүчене ишетсәгез, ул һичшиксез , «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле зонаара ачык конкурс-фестиваль үстергән талант булачак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250