Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халыкны елата да, җырлата да ул Фидаил Зарипов

Бу араларда районыбыз буенча шаулап-гөрләп Фидаил Зариповның концертлары үтә. Тамаша кылырга өлгергән райондашларыбыз бары уңай фикерләрен генә җиткерәләр. Концерттан туйганчы көлеп тә, елап та кайттык диләр. Тамашачыны ни өчен елатканын Фидаилнең үзеннән сорыйк әле.

- Фидаил, концертыңа тамаша кылырга килгән кешеләрне әллә чынлап та елатасыңмы?
- Әйе (көлә), концертымда халык күңеленә үтеп кереп, аның иң нечкә кылларын тибрәндерүче мизгелләр бар. Бер җырымны җырлаган вакытта халык елый, ә мин аларга карый алмыйм, чөнки күңелләрне бик нечкәртә торган вакыт ул. Җырымны аларга карамый гына җырлап чыгам, чөнки башкача мөмкин түгел. Тамашачы һәрбер чыгышымны яратып кабул итә, Аллаһыга шөкер, шулай ук иҗатташ дусларымны да көчле алкышлар белән каршы алалар. Халык концертымны караганнан соң биюче сорады, шуңа да киләчәктә биюләргә дә баетырга дигән исәп бар.
- Концертыңны экологиягә багышланган диделәр, бу идея үзеңнекеме?
- Беренчедән, бу идея быел Татарстанда Су саклау зоналары, ә 2017 елда Россиядә Экология елы буларак туды. Икенчедән, иҗатымдагы күп кенә җырлар да экология темасына кагылышлы. Гомумән, мин үзем бик тә табигатьне яратам һәм шуңа да концертымдагы банерда да шушы күренеш тасвирланган. Халык үзе дә бу идеяне хуплап каршы алды.
- Фидаил, әле бит син мәктәптә дә эшлисең, ике эшне бергә алып баруның үз кыенлыклары да бардыр?
- Концерт куйганда төп кыенлык укытучылык эшемә килеп тоташа. Чөнки анда да, монда да үз эшеңне тулысынча әйбәт итеп башкарырга кирәк. Ләкин алай итеп башкарыр өчен вакыт та табарга кирәк. Мәктәпне дә ташлап китеп булмый, шул ук вакытта концертлар куярга да әллә кайлардан чакыралар. Шуңа да ике эшне дә җайларга тырышабыз.
- Фидаил, яңа клипларыңны кайчан күрербез икән инде? Тамашачы сусады бит инде аларны көтеп …
- Концертта тамашачыларга бер генә клибым бар дип әйтеп куям, «Тыңла йөрәгемне» җырын башкарганда клибын да күрсәтәбез. Яңалары кирәк икәнен дә беләм, клип төшерерлек җырларым да күбәйде, мәсәлән, «Әтием юкәләре», «Юлчы», «Ятим бала сагышы». Шуңа да бу киләчәктә хәл ителәчәк бурычларымның берсе булып тора. Бик күңелемә ошап калган, горурланып җырлый торган җырыбыз бар, ул - «Әниемнең мамык шәле». Районыбызда туган җыр, сүзләрен Чулпан Габделганиева, көен Фидаил Хәйруллин иҗат итте. Халык шулай ук бик якын кабул итте аны, кем белә бит әллә нәкъ менә ул җырыма да клип төшертеп булыр.
- Фидаил, концертыңда булып, халык сөйләгәннәр буенча гына түгел, үзебезнең дә фикерне булдырырбыз дигән теләктә уңышлар теләп калам сиңа. Хөрмәтле укучыларыбыз, Фидаилнең концертына тамаша кылырга теләсәгез, иртәгә, ягъни 6 декабрь көнне Салавыч, 7 - Смәел, 8 - Сосна мәдәният йортларына кичке сәгать 7.00дә рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250