Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа ел тамашасында Куяннар парады булган (+фоторепортаж). Кайда дисезме?

Анда хәтта Африкадан кадәр маймыллар да килгән. Балтачны кышын күреп китәселәре килгәндер инде

- Нөнәгәр авылында Яңа ел тамашасы узган 2022 елга нәтиҗә ясау, шул елда ирешелгән уңышларны барлау һәм 2023 елга планнар кабул итү юнәлешендә узды. Яңа елның программасы тыгыз иде, анда җырлы-биюле уеннар, Яңа ел миниатюралары, әкияти чынбарлык геройлары, куяннар парады һәм авылыбызның үзешчән артистлары чыгыш ясадылар. Яңа ел тамашасында Африкадан килгән маймыллар һәм "Каламбур"ның 48 сериясе - "Деревня дураков" геройлары бик күңелле чыгыш ясап, тамашачы арасында зур ихтирам казандылар. Тамашачылар шулай ук иң оста биючене, иң матур теләкләр әйтүчене, тамашачы мәхәббәтен яулаучыны, иң актив уенчыны билгеләп уздылар. Яңа ел тамашасын үзешчән артистларыбыз тагын да матурлап җибәрде. Фидаил Зарипов, Рәшит Сабиров, Ризилә Мортазина, Ольга һәм Татьяна Камашевалар, Раил Тляков, Булат Нәҗипов үзләренең җырлары аша Нөнәгәр халкына Яңа ел котлауларын җиткерделәр, - дип Яңа ел кичәсе турында сөйлзәп узды Рәйсә Хәбибуллина.

Алисә Зарипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев