Яр буенда «Шушма моңнары»
Тик җырлар, бары дәртле җырлар гына күңелләрне үсендерә.
Халыкның ялын файдалы уздыру өчен төзелгән паркларыбыз буш тормасын өчен район җитәкчелеге төрле чаралар уздыра
«Шушма моңнары» мәдәни проекты да райондашларыбызның тормыш-көнкүреше белән уртаклашуга, талантларны барлау-га, аларны тамашачыга тәкъдим итүгә юнәлдерелгән иде. Ул Шушма яр буе паркында җәй буе барды.
— Әлеге проект район башкарма комитеты инициативасы белән тормышка ашырылды, — ди Балтач районы мәдәният бүлеге мөдире Илназ Петров. — Без исә, мәдәният хезмәткәрләре күтәреп алдык. Чөнки җәмгыятьне, җирлекне, аның халкын берләштерүгә, барыннан да бигрәк җирле мәдәниятне үстерүгә корылган мондый чаралар элгәре елларда да булды, хәзер дә аның дәвамлы булуы хуплана гына. Гел күңел төшенкелеге белән генә йөреп булмый, хезмәт белән янәшә җыр-моң да яшәргә тиеш. Борынгы әби-бабаларыбыз да шулай гомер иткән, алга барырлык көчне күп вакыт гармун моңнарыннан, мәгънәле җырлардан, дәртле биюләрдән алган.
Ул кичне йомгаклау концертында яр буе гөрләп торды. Башта күргәзмә булды, биредә катнашучылар үзләренең осталыклары белән таныштырды.
... Сәхнәдә Норма җирлегеннән Рамил Фәйзрахманов «Ай-һай» инструменталь ансамбленә кушылып «Чияле тау» җырын суза. Хәзер уен коралларының актуаль чагы. Табигый моңнарны сәхнәгә кайтару җиңелләрдән булмады, шуңа биредә яңгыраган курай моңнары (Чепья җирлеге курайчылары башкаруында), Алена Ганиеваның (Субаш) скрипкада көйләр яңгыратуы, гармунчылар ансамбле (Бөрбаш, Яңгул), Куныр авылыннан Зыятдиновлар гаиләсенең гармунда уйнавы ( әле күпме талантлы өлкәннәребез, яшьләребез күргәзмә барышында төрле уен коралларында уйнап торды), — боларның барысы да куанычлы күренешләр. Шул ук вакытта Арборның мәшһүр уен кораллары ансамбле солистларына да алмаш килүе сөендерә. Биючеләр ничек оста бииләр — елдан-ел биюләребез төрләнә, купшылана, хореография өлкәсендә үсеш алуыбыз күз алдыбызда, — әкренләп җирлекләрнең дә бию коллективлары барлыкка килә, менә Бөрбаш җирлегеннән «Ялкын» бию коллективы "Шаян татар биюе«н башкарды, Урта Көшкәтнең «Орина, но Марина» дигән урмурт биюе дә ошады, данлыклы "Сосна чабатасы«н бездә генә түгел, республикада да беләләр хәзер. Шеңшеңәрдән апалы-сеңелле Гүзәл белән Мәрьям Зәкиевалар бии-бии үсәләр, киләчәктә алардан оста биюче чыгачагына һич шик юк. Яңгулның «Мизгел» бию төркеме чуваш биюе тәкъдим итте, Чепья җирлегеннән күпмилләтле матрешкалар биюе аеруча да үзенчәлекле булды, пыжмаралылар керәшен биюе белән танылды, Кече Лызи җирлеге «Күңел ач» дигән рус халык биюен башкарды, Яңгул җирлегеннән «Тыпыртон биюе» дә бик матур булды. Шеңшеңәрлеләр «Грамунчы биюе» белән таң калдырды, аларның да төркемнәре «Мизгел» дип атала икән. Шубан авыл җирлегеннән «Тынычлык кирәк» биюе белән Мәликә Камалиева чыгыш ясады. Көн кадагына бәйле әлеге бию гаять тә кирәк иде, шуңа тамашачы аны бер сулышта карады.
Нәфис сүз осталары Ләлә Сөнгатуллина (Карадуган), Ленар Хамматов шигырь укыганда күңел халәтләре янә үзгәрде, күзләр яшьләнде. Тик җырлар, бары дәртле җырлар гына кабаттан күңелләрне үсендереп җибәрде. Виктория Гаврилова «Йолдызлы җәй» (Кече Лызи), вокаль ансамбль башкаруында «Тымримриха» керәшен җыры (Карадуган), Нәфисә Әкбәрованың «Иделләре-күлләре» (Бөрбаш), «Самовар бәйрәме» ( Смәел), Гөлшаһидә һәм Фирүзә Нуриевалар дуэты (Карадуган), Апановлар гаилә ансамбленнән «Татар халык биюе» (Салавыч), Ильвир һәм Гөлназ Васильевлар «Кара күземә генә» (Югары Субаш), Әдилә Нәбиева «Туган авылымны сагынам» (Смәел), Ислам Әсхадуллин «Йөр син безнең урамнарда» (Пыжмара), «Илһам» триосының «Авылкаем минем» (Чепья) җырлары күңелдән китми. Нөнәгәр авылыннан Рифкать Сафиуллин башкаруында «Бәхетлеләр», Иске Көшкәттән Юлия Щербакованың «Ромашка-Василек» җырын үзләре аерым концерт куйганда да тамашачы яратып кабул иткән иде. Фәния Ганиева белән Инсаф Ибраһимов «Агыла да болыт агыла» җыры нәфис сүз белән үрелеп барып, сагышлы җаннарның йөрәген телде. Айсылу Кәримова белән Алмаз Галиев башкаруында «Карилем — гүзәл җирем» (Норма), «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле чыгышы (Салавыч), Игорь һәм Яков Игънатьевлар (Борнак) башкаруында «Җәй» җыры, Рамил Нәҗипов белән Рафил Каюмов «Яшьлегем», «Саубуллашу» (Сосна) җырлары аша тирә-юньгә моң таралды. Гаять тә бай эчтәлекле концертны Фидәел Зарипов «Бердәм булыйк» җыры белән тәмамлады. Күпме көч, энергия, матди хезмәт кергән бу чыгышларга. Һәрбер концертка тамашачы да яратып йөрде, бистәдә яшәүчеләр авылдашларын күрде, балачак, яшьлек елларын сагынып искә алды.
Бәйгене оештырган, тамашачы күңелен ялкынлы чыгышлары белән яулаган һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк. Сәхнәгә чыгу үзе бер батырлык ул, ә талантлы булу — зур бәхет. Чыгышларны бәяләгәндә тамашачының алкышлары-бәясе, һичшиксез, исәпкә алынды. Жюри рәисе, бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч Радик Михайлов мәдәни-проектның районыбыз талантларын барлауда мөһим роль уйнавын белдерсә, район башлыгы Рамил Нотфуллин исә һәр катнашучыга, оештыручыга чиксез рәхмәтләрен ирештерде.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Чепья авыл җирлеге алды һәм 80 000 сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде. 2 урын Яңгул, Субаш (60 000 сум), 3 урын Сосна, Нөнәгәр (40 000 сум) җирлекләренә бирелде. «Милли рухлы һөнәрчеләр» дигән номинациягә Салавыч, Бөрбаш, Урта Көшкәт, Смәел җирлекләре лаек булды, аларның һәрберсенә 10ар мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырылды.
«Шушма моңнары» Рәсәйнең төрле төбәклә-реннән җыелган Татар фольклорының Уналтынчы Бөтенрәсәй фестивале вәкилләре катнашуы белән дә ямьле булды. Кунакларыбыз Киров, Курган, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән килгәннәр иде. Күпчелек өлкән буын вәкилләреннән торган фольклор вәкилләре үзләренең чыгышлары белән таң калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев