Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Яшерен-батырын түгел, Айратның башы әйләнгән чаклары булды» (фото)

Бәрәңге алырга алып кайтсаң, шундук тынычлана алар

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров балалары турында менә нәрсәләр ди.

— Балаларыгыз да сезнең сукмактан атлый. Бигрәк тә Айрат саксофоны белән шактый танылырга өлгерде. Аның эстрадада кайнавын ничек кабул итәсез?

— Кайбер җырчылар әйтәләр бит әле, имеш, хезмәтебез авыр, балаларыбызга бу юлдан китәргә рөхсәт итмибез. Мин үзем — җырчы булып бәхетле булган кеше. Бу юлны сайлавыма шатланып туя алмыйм. Шулай булгач, балаларымны ничек хупламыйм ди?

Яшерен-батырын түгел, Айратның башы әйләнгән чаклары булды. Үзем белән мәҗлесләргә йөртә башлагач, иң беренче булып Рифат Зарипов күреп алды аны. Командасына чакырды. Айратның 17–18 яшьлек чагы, аны-моны уйлап тормый. Ә минем төп бурыч — аны укытып чыгару. Концертлар күп түгел, укуны калдырмыйм, дия-дия, октябрьдә — 20, ноябрьдә 25 концерт куйгач, декабрьнең 20ләрендә күземә карый алмый башлады.

Ләкин ул чакта да, өйдәгеләр акыл сата, урамдагылар дөрес сөйли, дигән фикере бетмәгән иде әле. Армиядән кайткач та, берничә җырчы белән эшләп карады. Кайберләре белән килү төзегәнче, кемнең кем икәнен аңлатып карадым. Елмаеп кына куйды, янәсе, син каян беләсең инде аны. Нәтиҗәдә, хаклы булуымны тиз аңлады.

— Аның үзенә генә хас стиле бар. Шактый консерватив карашлы Рөстәм Закировка ошыймы ул?

— Кабул итү авыр булды. Мин аңа гел әйттем һәм әле дә шуны тукыйм: «Уйнавың беренче урында булсын, белемле музыкант икәнеңне онытма», — дим. Кыланмышлары матур, ләкин училище бетергән музыкантның репертуары затлы, сыйфатлы булырга тиеш. Аңа таләп зур. «Малаең бигрәк каты сикерә, ничек кулда тотасың аны?» — дип сорыйлар кайчак. Бәрәңге алырга алып кайтсаң, шундук тынычлана алар, дим.

— Кызыгызга карата да шулай таләпчәнме сез?

— Әйе. 17 яшендә беренче җырын яздырды — моңа бик сөендем. Мактап та алам, кирәк чакта, киңәшен дә бирәм. Ләкин аңа да шул ук таләпләр: эшне җиренә җиткереп башкарырга, сыйфатны беренче урынга куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев