Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ясминәнең хыялы чынга ашты, ул Казан сәхнәсенә күтәрелде

Яраткан җырчысы белән очрашкач Ясминәбез шуның кадәр сөенде

Балтач бистәсендә яшәүче Ясминә Гозәерова турында язып торабыз. Тумыштан яшәү өчен көрәшүче әлеге матур кыз диагнозларына карамастан, яшим дип тормышка ябышып тора. Ул һәрдаим ниндидер чараларда катнашып, тормышның матур мизгелләреннән көч ала. Шушы атнада Ясминә тагын бер хыялын чынга ашыра, ул Казан сәхнәсенә күтәрелә.

— Альбина Фәсхеева кебек күлмәк киеп сәхнәгә менү Ясминәбезнең хыялларының берсе иде. Алма апасы (Альбина Фәсхеева — З.Ф.) Ясминәнең туган көненә үзенеке кебек күлмәк тектереп, кызыбызның хыялын чынга ашырды. Матур күлмәк Гөлнара ханымның иҗат җимеше. Һәм шул күлмәкне киеп, Ясминәбез яраткан җырчысы — Илсөя Бәдретдинованың концертына барып, сәхнәгә күтәрелде. Яраткан җырчысы белән очрашкач Ясминәбез шуның кадәр сөенде. Балабызның хыялларын чынга ашырырга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт, — ди Ясминәнең әнисе Айгөл Гозәерова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев