Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иҗатка башбаштаклык хас

Мөфтинең килеш-килбәтен күрдем дә башта шәп идея туды. Менә бит нинди кино төшерергә кирәк! Яшь режиссер, Балтач егете Илшат Рәхимбай "Күз алдыңа китер" фильмы турында әнә шулай сөйләп китте.

- Илшат, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе сиңа илһам бирде булып чыга, шулаймы?
- Казан халыкара мөселман кинофестиваленең әллә ачылу, әллә ябылу тантанасы иде ул. Карап торам: мөфти ак чалма, кара кием кигән. Нишләптер өске киемендә православ дине әһелләре кия торганы белән охшашлыклар таптым. Шуннан ике дин, туганлык, кардәшлек турында уйланып киттем. Мөфти дә сәхнәдән шул хакта сөйли иде бугай. Сюжет мондый минем: катнаш гаиләдә ике ир туган үсә. Ир белән хатын аерыла, бер бала - атасы, икенчесе анасы белән кала. Вакыйгалар рус һәм татар авылларында бара. Балаларның берсе үз авылларында - мулла, икенчесе поп булып китә. Гыйбадәт кылганда ике туганның берсе үлеп китә.

- Димәк, ике динне якынайтырга тырышкансың?
- Алай гына түгел. Мин ике туганның үзләре уйлап чыгарган киртәләр аркасында аралашмыйча яшәүләренең мәгънәсез булуын күрсәтергә тырыштым. Аллаһы Тәгалә, кайсы гына динне алсак та, үпкә тотып яшәргә кушмый. Ул һәрбер бәндәгә мәхәббәт орлыгы салган. Фильм диннәр турында да, диннәр каршылыгы турында да түгел. Монда абый белән эне мөнәсәбәте чагылдырыла. Фильм кешеләрдә, мин кем, бу дөньяга нәрсә өчен килдем, дөрес яшимме, Аллаһы Тәгалә биргән бөтен көчемне файдаланаммы, кебек сораулар уятсын иде. Аны Мари Илендәге бер авылда һәм Мамадыш районында төшердек. Авылда безне каршы алган мулла да, поп та ышанды, ярдәм итте. Дөрес, мин аларга башта бөтен сюжетны ачып бетермәдем, ике арада ышану уянгач, алар ничек эшләвебезне күргәч кенә, барысын да сөйләп бирдем. Каршы булмадылар. Киресенчә, кая гына барсак та, кем белән генә очрашсак та, ихласлык, ярдәм тойдык.

- Фильм сценарие байтак бәйгеләрдә җиңгән дип ишеттем.
- Ул берничә бәйгенең кыска исемлегенә керде. Мәскәүдә уздырыла торган дебют эшләре бәйгесендә 250 фильмнан иң яхшы җидесе арасына эләкте. Екатеринбургта узган "Кинохахатон" бәйгесендә төп бүләкне алды. Нәкъ менә шунда без танылган композитор Александр Шульгин белән таныштык. Ул киноның продюсеры булырга теләк белдерде. Үзебез дә иганәчеләр эзләдек һәм таптык та. Съемкалар 500 мең сумга төште. Хәзер монтажлау эшләре бара. Аннан соң картинаны белгечләргә күрсәтеп, аларның бәясен аласым килә. Яхшы дисәләр, Канн фестиваленә тәкъдим итеп карыйсы иде. Шуңа күрә без аны апрель аена хәтле беркайда да күрсәтә алмыйбыз. Кинода тел мәсьәләсендә дә яхшы чишелеш таптык. Рус авылларында барган вакыйгаларны рус телендә, татар телендә барганын татарча бәян иттек. Шульгин аны башка телләргә тәрҗемә иткәндә булышам диде.

- Казанда милли кино бармы?
- Мин белгеч түгел. Башкалар белән эш итсәм дә, үзем әле өченче фильмымны гына төшерәм. Минем өчен объектив аша халкымның күзгә күренмәс үзенчәлекләрен күрсәтү милли кино була. Чөнки шундый мохиттә үстем, аны тоям, аңлыйм һәм безнең иң зур байлыгыбыз икәненә җаным-тәнем белән ышанам. Әмма үзәктә кеше һәм аның бетмәс-төкәнмәс проблемалары булачак. Шулай булганда, ул дөньяның кайсы гына почмагында күрсәтсәң дә, кызык булыр иде. Юкса, без үзебезгә генә кызыклы картиналар әзерләү белән мавыгыбрак киттек. Әлбәттә, яхшы кино төшерү өчен акча кирәк. Хәзер кыска фильмга бер миллион сум акча таләп ителә, диләр. Колакка бу бик зур сумма булып яңгырый. Әмма яхшы аппаратура, берничә сменага бүленгән эш, актерлар, техник якны кайгыртучыларны күз алдына китерсәк, боларның барысы өчен дә түләргә кирәклеген аңласак, бу - бик аз сумма икәненә төшенер идек. Теләсә нинди суммага кино төшереп була. Тик дәрәҗәсе нинди булыр соң? Балтач дәрәҗәсеме? Әллә халыкара фестивальләргә оялмыйча тәкъдим итәрлекме? Боларын да уйларга кирәк. Дөрес, фильмның көче - идеясендә. Идеясе көчле булса, начар камерага төшерелгәнлеген дә гафу итәргә мөмкин. Үзем төшергән картина яхшы идеягә акча табылуына да дәлил булды.

- Илшат, баштарак сине музыкант буларак белә идек. Кинога ничек килеп эләктең?
- Мин - гап-гади авыл малае. Балтачта туып үстем, аннан Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетына укырга кердем. Анда өч ел укыгач, бу уку йортының минем амбицияләремә бик үк туры килеп бетмәвен аңладым. Ул елны Казан мәдәният институтында кино факультеты ачканнар иде. Кинорежиссер буласым килә дигән теләк бер көн эчендә туды. Бу профессиядә үземне максималь ача алачагыма ышандым. Режиссер - минем өчен дөньядагы иң яхшы һөнәр. Һәм мин кино ярдәмендә сугышларны туктатып буласына ышанам. Кино дәвалый, шул ук вакытта ул чирләтергә дә, үтерергә дә мөмкин. Мондый көчле корал белән сак булырга, аңлап эш итәргә, яратып эшләргә һәм тамашачыда мәхәббәт уятырга кирәк. Мин дөньяны икенче төсләрдә күрә башладым. Бу төсләрне фәкать югары сыйфатта бирергә кирәк. Аннан-моннан эшләүне кабул итә алмыйм. Аннан соң ничек йокларга соң? Ничек яшәргә? Акча эшлисе килсә, әнә базарга чыгарга, сату итәргә була. Ә сәнгатьтә табыш беркайчан да беренче урында була алмый.

- Бездәге кино факультеты, әйтик, Мәскәү белгечләре белән ярышырлык кадрлар әзерли аламы?
- Халык телендә "кулек" дип йөртелгән бу уку йортында төрле сүзләр йөри. Кулек - бушка ыштан туздыру, дигән гыйбарә кулланышка кереп киткән һәм әле дә яши. Мин бу уку йорты иҗади студент өчен иң яхшы урын икәнлегенә инандым. Монда иҗат кайный, беркем дә сине бернәрсәгә дә мәҗбүриләми. Аның каравы сиңа үзең теләгән юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирелә. Вакытны шуңа тотсаң, Мәскәү белән ярышырлык белгеч буласың. Монда барысы да үзеңнән тора.

- Башбаштаклык сиңа хас нәрсәме?
- Юк дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, "Гастарбайтер" дигән фильмымны Мәскәү язучысы Леонид Кагановның шул исемдәге әсәренә нигезләнеп төшергән идем. Мин аннан фильм төшерү өчен рөхсәт алмадым. Юк, фильм гастарбайтерлар, сәяси мөнәсәбәтләр турында түгел, курыкмагыз. Анда сүз авыр хәлдә калган һәм яшәмәсәм әйбәтрәк булыр иде дигән фикергә килгән кешеләргә чит көчләрнең ярдәмгә килүе турында. "Чит тавыш", өрәк дип әйтимме икән, хәлегезгә керә, "сүнеп" торырга тәкъдим итә һәм тәнегездә сез булып яши башлый. Менә шундый гастарбайтерлар безнең арада яши. Фильм әзер булды, халык карады, белгечләр, әйбәт булган, диделәр. Шуннан соң мин Леонид Кагановка гафу үтенеп хат яздым һәм фильмны җибәрдем. Ул үзенә бик күп студентларның рөхсәт сорап килүләре, ризалык биргәч, эшли алмыйча юкка чыгулары турында язган һәм фильмны ошатуын җиткерде. Иҗат кешесе башбаштаклыксыз яши алмыйдыр инде ул. Мин монда бу сүзгә яхшы мәгънә салам, әлбәттә.
Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250