Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җилферди чиккән сөлгеләр, яңгырый тальян моңнары (фото)

Сабаннарда сайраштык, инде уҗымнарыбыз да күтәрелеп килә, мөселман дөньясы изге Рамазан аен да күркәм генә уздырып җибәрде (Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразалар кабуллардан булсын). Хәзер исә Сабантуйларында гөрләтеп күңел ачсак та була.

Күпмилләтле Балтач халкының сагынып көтеп алган һәм иркен, киң мәйданнарда татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары чагылыш тапкан кадерле, йөрәккә якын Сабантуйлары авыл җирлекләрендә җомга, шимбә көннәрендә, ә район Сабантуе ял көнне үткәрелә. Шулай итеп, барлык район халкын 2 июль көнне "Сабантуй" ял паркына - ямьле табигать кочагына, милли бәйрәмебезгә дәшәбез. Бәйрәмнең тантаналы ачылышында сезне җырлы-биюле тамаша белән бизәлгән атлар парады, игенчеләребезне зурлау, һәм башка төрле сюрпризлар көтә. Әлеге тантаналы мизгелләрне бәйрәм халкы ел да яратып тамаша кыла, быелгысы да, һичшиксез, ләззәтле минутлар бүләк итәр. Бәйрәм программасы елдагыча бай - кул көрәше, турникта тартылу, йөгереш, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тартыш, волейбол, бадминтон, капчык сугышы, туры һәм авыш баганага менү, утын кисү, сикереп әйбер алу, чүлмәк вату, озынаякта йөрү, балдак киертү, сулы көянтә-чиләк белән, капчык киеп, йомырка кабып йөгерүләр, арба этү, чаңгыда шуу, шахмат уены...Боларның һәммәсендә дә райондашларыбыз катнашыр, үзләрен җитезлектә-тапкырлыкта бәян итәр. Моның өчен "Сынап кара үзеңне!" дигән махсус акция дә оештырыла. Көчеңне-егәреңне беләсең килсә, әлеге акция кысаларында гер күтәрә, ераклыкка сикереп, җирдән этелеп (отжимание) үзеңне сынап карый аласың. Балалар өчен дә уеннар җитәрлек: күзне бәйләп уенчыклар кисеп алу, баскетбол, төз ату, чүлмәк вату һәм башкалар.

Хөрмәтле райондашлар! Кайткан кунаклар, мөхтәрәм якташлар! Яшеллеккә төренгән гүзәл "Сабантуй" паркына - Район Сабантуена рәхим итегез! Бергәләп күңел ачыйк, ел буена җитәрлек илһам алып кайтыйк.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
Атлар чабышы
Җиде төрдә, җиде дистанциядә узачак, башлана 12.30 сәгатьтә.
Татарстаннан читтә туган ярым токымлы айгыр атлар арасында 1800 метр аралыкта
Балтач җирлегендә тәрбияләнүче ярым токымлы бия атлар арасында 1200 метр аралыкта
Балтач җирлегендә тәрбияләнүче ярым токымлы айгырлар арасында 1800 метр аралыкта
Татарстан җирлегендә туган чиста токымлы бия атлар арасында 1200 метр аралыкта
Татарстан Республикасында туган чиста токымлы айгыр атлар арасында 1800 метр аралыкта
Гарәп токымлы атлар 1200 метр аралыкта
Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар арасында 1800 метр аралыкта.

Татарча милли көрәш түбәндәге үлчәү авырлыкларында уза:
- 2001 елгы һәм аннан яшь балалар (40, 50 кг. һәм аннан да югары авырлыкта),
- 1999 елгы һәм аннан түбән яшьтәге яшүсмерләр (60, 70 кг. һәм аннан да югары авырлыкта),
- ир-егетләр (60, 70, 80, 90 килограммга кадәр һәм аннан да югары авырлыкта),
- 55 яшьтән узган өлкәннәр.

Сабантуйны оештыру комитеты.

PS. Авылларда Сабантуйлары кайчан? Бу хакта сайтыбыздан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250