Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илшат Рәхимбайның “Алмачуар” фильмында төп герой әтисе белән русча аралашачак

Журналистларга булачак фильмның презентациясе тәкъдим ителде.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча фильмда Казан малае, федераль проектларда төшү тәҗрибәсе булган Данил Зиннәтуллин төшәчәк. Бу хакта бүген режиссер Илшат Рәхимбай кинематографистларның журналистлар белән очрашуында хәбәр итте.

Журналистларга булачак фильмның презентациясе тәкъдим ителде. “Төп герой авыл малае булмаячак. Ул әтисе белән Мәскәүдән кайта. Авыл малайга тамырлары аша үзен табарга булыша”, - ди кинорежиссер.

Малайның атасын да Мәскәүдән чакырылган актер уйнарга мөмкин. Әлегә ул төгәл билгеләнмәгән. Презентациядә малайның атасын Татарстанның халык артисты, Әлмәт театры актеры Рафик Тагиров уйнаган.

Илшат Рәхимбай әйтүенчә, төп геройлар фильмда рус телендә аралашачак, авыл халкы татарча сөйләшәчәк. 

“Фильм Галимҗан Ибраһимов хикәясе мотивлары буенча төшереләчәк. Чөнки әсәр хикәя өчен әйбәт булса да, фильм өчен анда линияләр, персонажлар җитешми, - ди Илшат Рәхимбай. - Тиздән Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә фильм төшерү өчен урыннар карарга барачакбыз”.

Вакыйгалар барган вакыт әле төгәл билгеләнмәгән. Режиссер әйтүенчә, ул 1970 еллардан башлап 2000 елларга кадәр яки бүгенге көннәр булырга мөмкин.

“Алмачуар” фильмында Лениногорскида үрчетелә торган татар токымлы атлар төшерелергә мөмкин. Әлеге атларны үрчетүче Фәрит Нәбиуллин белән килешү бар.

Сценарийны Башкортстаннан профессиональ сценарист Айдар Акманов язачак. Продюсер - Миләүшә Айтуганова.

Фильм копродукция булырга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/17/177255/

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ильшат Рәхимбай