Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Йөрәкләргә рәхәт була

Халкыбызның милли мәдәниятендә үзгә урын алып торучы тальян, гармун моңнары яңгыраганда күпләр битараф кала алмый, күңелләребездә бу уен кораллары халкыбызның ачы язмышын, гади кешенең күңел кичерешләрен аерым бер сүнмәс мәхәббәт очкыны итеп кабыза, еракларга алып китә.

Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул тальян-гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Хәтерләсәгез, һәрбер авылда охшаш күренеш – яшьләр болыннарга, су буйларына җыела һәм табигать илаһи моңга күмелә иде. Берәү дә битараф кала алмый – барысының да күңеле актарыла иде ул көйләрдән: яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна... Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Элек-электән халык арасында гармун-тальяннарда уйный белүче аерым бер ихтирамга лаек шәхес булды.

Шөкер, татар халкының иң яраткан уен коралы – тальян гармунга багышланган тамашаларның районыбыз мәдәният тормышында яңадан сәхнәгә күтәрелүе инде онытылып бара торган бу уен коралларының тылсымлы көчен янәдән тоеп карарга мөмкинлек бирде. Карадуган авыл җирлегенә кергән Таузар авылында берничә тапкыр уздырылган Фәргать ага Усманов истәлегенә районыбызның, күрше районнардан җыелган 50дән артык тальян-гармун осталарының чыгышлары аерым бизәк булды. Бу бәйрәмнәрне оештыруда Фидаил Хәйруллин һәм Рафил Ибраһимов исемнәрен аерым атап китәргә кирәк. Шушы җирлек эшмәкәрләре Рушат Йосыпов, Илшат Әхмәтов бу очрашуларны матди яктан тәэмин итү өчен зур көч куйдылар. Кызганыч, шанлы бу бәйрәм соңгы елда узмыйча калды, әмма киләчәктә Таузар урамнарын тутырып тальян-гармун моңнары яңгырар әле, дигән өметтә калабыз.

Районыбызда яшәүче рус, удмурт, мари халкы да гармун моңын үз итә, яшьтән балаларда милли хис тәрбияләү өчен менә дигән алым бу. Чепья урта мәктәбендә “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән яшь гармунчылар фестивале һәркемнең күңелләрендә якты хатирә булып озак сакланыр әле. Киләчәктә бу юнәлештә барлык мәктәп укучыларын чакырып, зур бәйрәм уздыру максатка яраклы булыр иде.

Заманалар үзгәрә, дибез. Әмма тальян-гармун телләре аша үз хисләрен моң аша тапшыручы егет-кызларыбызның  абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халкыбыз баш ия, гармун моңы безне якынайта, берләштерә. Шуңа да узган ел күп төбәк, район моң сөючеләрен берләштергән, социаль челтәр аша аралашкан гармунчы-тальянчыларыбызга район халкы алдында ачык һавада чыгыш ясау мөмкинлеге ачылды. «Салкын чишмә» янында башланган  бәйрәмнең дәвамы бу җәйдә дә булды.

Район мәдәният йорты җырчыларының чыгышлары белән үрелеп барган бу чараны балтачлылар, дөрестән дә, көтеп алганнар иде. Вакыт табып авыллардан килгән артистларыбызның уйнаулары беркемне дә битараф калдырмады, чит районнардан килгән кунакларыбыз чыгышлары алкышларга күмелде. Биектаудан гаиләсе белән чыгыш ясаган Илдар Әгълиуллин, һәр бәйрәмнең бизәге булган Шәмәрдәннән Руфина Музафарова үзе уйнап җырлар башкаруы истәлекле мизгелләр булып күңелләрдә озак сакланыр. Районыбыз гармунчыларының һәрберсен алдагы язмаларда атап китәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тальян-гармун