Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җиргә яз алып килүчеләр

Үзебезнең талантларга уңышлар телик!

8 март — бәйрәм көннәрендә Балтач бистәсенең үзәк урамнары республикабызның төньягында урнашкан 7 районыннан килгән балаларның шатлыклы авазларына күмелде. Өч көн буена барган «Созвездие-Йолдызлык» фестивале кысаларында Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Кукмара, Теләче районы балалары үзләрен җыр, бию, конферанс юнәлешләрендә сынады.

 

1998 елдан башлангыч алган, 2000 елдан зур иҗат бәйгесенә әверелеп, бүгенге көндә «Соз-вездие-Йолдызлык» фестивале Россия күләмендә яшьләрне, балаларны иҗатка тартучы чирек гасырга якын тарихы булган, ЮНЕСКО тарафыннан танылу алган мәртәбәле бәйге. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу яшьләр һәм балалар иҗат хәрәкәтенә зур игътибар бирделәр һәм бирәләр.
Өч көн дәвамында Балтач мәдәният үзәге кайнап, гөрләп торды. 1800дән артык катнашучы 421 номерны жюри комиссиясенә тәкъдим иттеләр. Аларның эше нинди киеренке булганын шушы саннардан да чамаларга була. 

 

Һәм менә йомгаклау концерты. Анда һәр районнан иң-иңнәре генә сайлап алынды. Бәйгене ачып, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин балаларның булдыклылыгына, талантына соклануын белдерде, бу сәхнәдә чыгыш ясаган, төп бәйгедә катнаша алмаганнар да җиңүчеләр икәнлеген искәртеп узды. Балтач җирендә шушындый күпсанлы йолдызчыкларны кабул итә алуыбызга без горурланабыз, барыгызга да рәхмәт хисләрен белдерәм, диде. Бу бәйгене үткәрүгә зур көч куйган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры Дмитрий Тумановка һәм жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллинага районыбызның Мактау танык-лыгын тапшырды.

 

Балтач районында зона сайлап алу бәйгесе инде өченче тапкыр уздырыла. Килгән чыгыш ясаучылар, кунаклар оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп уздылар. Һәр чыгыш алкышларга күмелде, сәхнәдәге самимилек, яктылык, күтәренке рух залга нык тәэсир итте.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Бу фестивальнең балаларга, зурларга тәэсир итү көче шуның кадәр зур — бу турыда бәйге узгач та, көннәр, атналар буе сөйләшүләр дәвам итә. Хәзерлек вакытында да даими кызыксынып торабыз, киемнәр тектерү, башка чыгымнарын авырсынмыйча күтәрәбез. Шатлыклы, якты бәйрәм бу!»
Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: «Созвездие-Йолдызлык» фестивале талантлы балаларга юл ача, баланың сәләте, остазларының тырышлыгы, әти-әнинең баласы өчен җан атып торуы күркәм нәтиҗәләр бирә. Район башлыгы буларак, үз җирлегеңнең балаларын зур сәхнәдә күрү һәм аларның уңышка ирешүенә ярдәм итә алу үзе бер сөенеч«.

Генераль продюсер Дмитрий Туманов: — «Созвездие-Йолдызлык» — безнең өчен генә түгел, барлык Татарстан халкы өчен горурлык ул. Балаларның әти-әниләренә дә, җитәкчеләргә дә рәхмәтемне җиткерәм. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның киләчәкне, киләчәк буынны кайгыртуы нәкъ менә шушында чагыла. Катнашкан балаларның ел саен ничек тә беренче урынны аласы килә. Бөтен кеше беренче урында була алмый бит инде. Һәр районнан көчле башкаручылар, менә дигән хореографик коллективлар килгән. Алар белән бергә ярышу үзеңнең осталыгыңны да бәяләү ул«. 
Альбина Нурбәкова, Биектау районы «Везунчик» театр бию студиясе җитәкчесе: «Бу бәйгенең зона өлешенә 106 бала белән килдек. Иң зур коллектив без булганбыздыр, дүрт яшь буенча чыгыш ясадык. Оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Балаларга уңайлы чишенү урыннары, тәмле ашлар, каршы алучыларның, оештыручыларның итагатьле булуы — болар барысы да менә дигән иҗади мохит тудырды».

«Созвездие-Йолдызлык» фес-тивале балаларның сәләтләрен ачарга, яңа биеклекләр яуларга юл ача. Җиңүчеләребезнең һәркайсы белән «Хезмәт» газетасының социаль челтәрләрендә якыннан танышырга мөмкин. Безнекеләрнең 8 номеры — беренче, 7 номеры — икенче, 5 номеры өченче урынны яулады, 4 номер махсус призга лаек булды. Районнардагы зона турларында җиңеп чыккан балалар апрель аенда Казан сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бу сәфәргә районыбыздан 24 номерда катнашучы балалар юл тотачак. Димәк, «Созвездие-Йолдызлык» балалары Казанның «УНИКС», «Пирамида» сәхнәләрен тагын да гөрләтәчәк әле! Үзебезнең талантларга уңышлар телик!
(Дәвамы "Хезмәт" газетасында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Созвездие - Йолдызлык"