Кадерле ядкарьләр тупланган музей (фото)
Күренекле дәүләт эшлеклесе Анатолий Луначарский: «Музей – кешелекнең искиткеч зур хәтер китабы»
Карадуган авылында ике мәшһүр музей бар — Муса Җәлил һәм Себер тракты музейлары. Бу санда Муса Җәлил музеен шәрехләп үтәрбез.
Муса Җәлил музеена үткәндә герой шагыйрь рухы янәшәсендә әлеге музейны яшәтүдә тырышып йөргән Бакый Зыятдинов рухы да уянгандай була. Шулар белән бергә музей биләмәләре буйлап китәсең, музейның барлыка килү тарихы белән кызыксынасың, җәлилчеләр белән күрешәсең, экспонатлардан күзең дә алалмыйсың. Музей хезмәткәрләре шулкадәрле эчтәлекле итеп сөйли, тыңлап һич армыйсың, сораулар биреп вакытны сузарга да мөмкинсең әле. Музей чыннан да үзенә җәлеп итә, тарихы да кызыклы.
...1955 елдан алып Карадуган урта мәктәбенең пионер дружинасы Муса Җәлил исемен йөртә, алар шагыйрьнең тормышы белән кызыксына, эзләнүләр алып бара, шәхесенә бәйле тарихи вакыйгаларны барлый. 1975 елда география һәм рәсем укытучысы Әнәс Ибраһимов белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә Хөсәенова җитәкчелегендә унсигез укучыдан торган төркем җәяүләп Оренбург өлкәсенең Мостафа авылына кузгала. Эзтабарлар шгагыйрь йөргән юллар буенча истәлекләр барлап, сораштырып-сөйләш-тереп Муса Җәлилнең туган авылына килеп җитәләр. Бик күп материал туплап кайталар алар бу сәяхәттән, 1986 елда тагын баралар әле, шагыйрьнең авылдашлары, хезмәттәшләре, апасы Хәдичә белән очрашулар аларны музей оештырырга этәрә.
1976 елның 15 феврале — шагыйрьнең тууына 70 ел булу хөрмәтенә музейны тантаналы төстә ачалар. Мәктәпнең хәзерге хезмәт дәресләре укыту бүлмәсенә урнаша ул. Эзләнүләр дәвам итә, Новгородка барулар да калмый, Мәскәүдә Мусаның хатыны Әминә апа белән кызы Чулпанны да эзләп табалар, көрәштәшләрен дә барлыйлар, Муса Җәлил теплоходы экипажы белән дә элемтәгә керәләр...1978 елда экипаж капитаны чакыруы буенча теплоходта кунак та булалар әле. Боларның барысы да музейдагы тарихи фотоларда, экспонатларда, кулъязмаларда чагылыш таба. Һәрбер мизгел тарихи факт белән дәлилләнеп барыла.
Музей экспонатларга баеганнан байый. Тора-бара музейны Казандагы Максим Горький музее шефлыкка ала, экпозицияләр планы төзеп бирәләр, экспонатлар белән ярдәм итәләр, рәссам табарга булышалар. Музейга авылда да урын табыла — хәзерге музейның ярымподвалының беренче каты сыендыра аларны. Ремонт эшләренә тотыналар. Ул чактагы Калинин исемендәге колхоз, рәисе Марат Зарипов ремонт өчен эш хакларын түләргә ярдәм итә. 1981 елның 27 октябрендә музей янәдән тантаналы төстә ачыла.
Музейда иң кадерле экспонат — 1912 елда Италиянең Катания шәһәрендә эшләнгән мандолина, аңарда Муса Җәлил уйнаган, музейга аны Мусаның яшьлек дусты Мөбинә Таһирова бүләк итә.1983 елда үзе дә музейны кайтып күреп китә. Музейның эшен беренче көннән үк «Кызыл ромашка» дигән укучылар штабы-оешмасы алып бара, әлеге оешманы төрле елларда Әминә Хөсәенова, Розалия Йосыпова, Рәйсә Шәйхетдинова җитәкли. 1992 елда музей Татарстан милли музее филиалы исемен ала. Һәр елның февралендә биредә Муса Җәлил айлыгы игълан ителә, җыр, шигырь бәйгеләре уза, алдынгы актив укучыларны «Кызыл ромашка» отрядына кабул итәләр, Муса Җәлил призына хоккей ярышлары оештырыла,
— Әлеге ярышлар 1976 елдан башлап оештырыла дип сөйлибез, аңарчы да булган инде ул, — ди мәшһүр шәхес булган кайнатасы Бакый Зыятдиновтан музейны кабул итеп алган хәзерге директор Фирая ханым Зыятдинова. — Җәлил көннәрендә ел саен мәшһүр шәхесләр белән очрашулар булып тора. Соңгы елларда Җәлил премиясе лауреатлары: биюче Нурбәк Батулла, шагыйрь Булат Ибраһимов, драматург Илгиз Зәйни, композитор Эльмир Низамов килде, саный китсәң, бик күп алар — һәрчак чакыруыбызны кабул итәләр, киләләр, файдалы һәм күңелле чарабызның нуры булып, якты истәлекләр калдырып китәләр. Тәрбия юнәлешендә бик кирәкле чара бу, милләтнең үсешенә, туган телебезне саклауга да йогынтысы зур. Грантлар отып, музеебызны бар яктан да киңәйтергә омтылабыз. Һәр килгән кеше музеебызны яратып китә, рәхәт сездә, тыныч, күңелле, мәгълүматны да күп бирәсез, экспонатларыгыз кызыклы, диләр. Без кунаклар гына кабул итеп утырмыйбыз, яшь буын белән халкыбызның борынгы җәүһәрләрен дә барлыйбыз, төрле юнәлештә мас-тер-класслар үткәрәбез. Муса Җәлил музееның гасырлар дәвамында кайнап яши алуына чиксез шатбыз.
1990 елда музейның үзенә дә Муса Җәлил премиясе бирелә. Аңарчы 1979 елда музей мәктәп музее статусына ия була. 1985 елда, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, бинаның бер бүлмәсендә Сугышчан дан залы ачыла. Биредә җирле батырларыбыз барланган. Дәүләт музее филиалы буларак, семинарларда катнашу, очрашуларга йөрү яңа идеяләргә этәрә — әкренләп туган якны өйрәнү алымнарына да төшенә башлыйлар. Шулай итеп, Себер тракты музее да барлыкка килә. Монысы инде башка тема, аңа киләсе саннарда тукталырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев