Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күчмә театрның чишмә башы яки Балтач – театрлы авыл

1936 елга кадәр Балтачның клуб өчен төзелгән бинасы булмый әле, ә менә театры була!

1936 елга кадәр Балтачның клуб өчен төзелгән бинасы булмый әле, ә менә театры була!

Яшьләр-кызлар кичләрен клуб өчен яраклаштырылган йортка җыелып күңел ачалар. Клуб мөдире – Нури Сираҗиев, хатыны Галия апа, уллары Наил дә шунда эшлиләр, спектакльләр куя башлыйлар. 1930 елларда Гариф Гафиятуллин драмтүгәрәк оештырып җибәрә. Аның хатыны Һаҗәр – безнең якларда пионер эшен оештыру өчен мандат белән җибәрелгән Казан кызы – драмтүгәрәкнең, соңрак халык театрының оста артисткасы булып китә... Үзешчән артистлар эшне зурдан башлыйлар –  кыюлык күрсәтеп, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” драмасын сәхнәләштерергә алыналар... Премьера 1932 елда була. Галиябану ролен искиткеч осталык белән Әшрәфкамал Зыятдинова башкара.

1935-1936 елларда, Көекбаш елгасыннан таш чыгарып, Балтач уртасында зур таш клуб салалар. Балконлы, фойелы, биек сәхнәле, зур заллы, грим бүлмәләренә кадәр уйланылган биниһая бу корылма яңа заман кергәч төзелгән җәмәгать биналарының беренчеләреннән була. Аны “Галиябану” драмасын куеп ачалар.

Шул ук 1936 елда өзлексез һәм иҗади эшләп торган драма түгәрәге нигезендә Балтачта халык театры оеша. Республикада мондый коллективлар санаулы гына була әле. Үзешчән артистлар якын-тирә район халкын да театр сәнгате белән таныштыралар. Балтач халык театры республика күләмендә танылу ала. ТАССР Халык Комиссарлары Советының сәнгать идарәсе Балтачта Татар дәүләт академия театрының колхоз-совхоз филиалын оештыру тәкъдимен кертә. Театр 1938 елның ноябрендә унике район халкына хезмәт күрсәтергә тиешле филиал буларак ачыла... Аның директоры һәм сәнгать җитәкчесе итеп элек Мәскәү Үзәк татар эшче театры, Әстерхан татар театры, татар академия театрында эшләгән, Казанда татар эшче театры оештырган, театр техникумында укыткан күренекле сәнгать әһеле Әсгат Гариф улы Мәҗитов билгеләнә. Биредә ул “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), “Партизаннар” (Г.Садри), “Серле хәзинә” (Т.Гыйззәт), “Кунак егет” (Э.Шамил), “Агай-эне – ак мыек” (“Свои люди – сочтемся”, А.Островский) спектакльләрен куя; үзе язган “Яраткан кешеләр”, “Шул ук кешеләр” пьесаларын сәхнәләштерә, спектакльләрдә үзе дә уйный. Аңа 1944 елда “ТАССРның атказанган артисты” исеме бирелә.

“Зур өмет һәм максатлар белән оештырылган театрның яши башлау еллары үтә дә тынгысыз чорга туры килә, аның эшчәнлеген чикли. 1944 елда ул Татар Республика күчмә театры итеп үзгәртелә һәм Казанга күчерелә. Әмма Балтач колхоз-совхоз театрының оешу көне бүген К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры исеме белән мәшһүр Республика күчмә театрының туган көне булып санала – бу данлы коллективның нигезе Балтачта салынган”, – диелә “Балтач энциклопедиясе”ндә. Теләсә кайсы төбәкне горур итәрлек вакыйга безнең өлешебезгә тигән – горурланыйк!

Ленура САФИНА,

район тарихын өйрәнүче, китаплар авторы

Ф.Шакиров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр