Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кече Лызи авылында удмурт теле һәм мәдәнияте көннәре узды (+фоторепортаж)

Районда зур чара узды

Бүген районыбызда гаҗәеп зур чара үтте – рухи яктан да, эшлекле яктан да баетылган республика семинары удмурт теле һәм мәдәниятенә багышланды. Удмурт теле һәм мәдәнияте көннәре Кече Лызи авылы җирлегендә узды, җирле мәдәният һәм мәгариф йорты гөрләп торды.

Пленар сәламләү өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Удмуртия милли сәясәт министры Эдуард Петров һәм Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Андрей Герасимов чыгышлары яңгырады.

Утырыш төгәлләнгәч, күрше-тирә республика, районнардан килгән кунаклар төрле секцияләргә юнәлде. Удмурт теле һәм мәдәнияте көннәре турында тулы материал алдагы саннарда дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар